САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Эссе көндә машинада җылылык ничә градус булырга тиеш?

Белгечләр әйтүенчә, иң эссе көннәрдә машинада кондиционерны тулы куәтенә эшләтү сәламәтлек өчен әйбәт түгел, әлбәттә.

Монда иң куркынычы - урамда һәм машинада һава температурасының зур аермасыннан салкын тию. Шәһәрнең эссе һавасыннан соң артык суытылган салонга һәм креслога утыру тәьсир итми калмый. Шуңа күрә саулыкка зарарсыз булсын өчен, аерма 10 градустан артмаска тиеш. Мисал өчен, урамда 32 градус эсселек икән, машинада температураны 22 градус тоту яхшы. Салкын һаваны биткә, тын юлларына каратып өрдерү дә киңәш ителми. Моннан бигрәк тә балаларны сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев