САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Елга буйлап биш шәһәргә: Татарстанда яңа су юлы ачылды

Татарстанда елга маршруты яңа сулыш алды: утыз еллык тәнәфестән соң Казан белән Яр Чаллыны бүген «Метеор 2020» тиз йөрешле судносы бәйләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 1 майда Кама буйлап беренче рейс тантаналы рәвештә юлга чыкты. Яңа маршрут республиканың биш шәһәрен берләштерә: судно юл уңаенда Чистай, Түбән Кама һәм Алабуга пристаннарына тукталачак. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, бу — Татарстанның тарихи үзәкләрен үзара бәйләүче мөһим вакыйга. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов исә елга юлының Кама буе халкы өчен генә түгел, сәнәгать туризмы белән кызыксынучылар өчен дә зур табыш булачагын әйтте. Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов бу яңалыкның Автокаланың 400 еллыгы алдыннан үзенчәлекле бүләк булуын искәртте. Заманча «Метеор» август ахырына кадәр даими эшләячәк: Казаннан ул җомга һәм шимбә көннәрендә 8:30-да кузгала, ә Чаллыдан Казанга шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 13:00-дә юлга чыга. Алты сәгатьлек сәяхәт республикабызның соклангыч табигатен күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев