Дүсем авылының ямьлелегенә шигырьләр дә багышлыйлар
"Авылымның гүзәл почмагы" фотоконкурсына күренешләрне интернет кулланучыларыбыз соңгы арада активрак җибәрә башладылар. Дүсемнән Айгөл Яхина безгә апасы Фәйрүзә Хәбибуллина язган шигырьләр белән бергә авыл күренешләрен дә җибәрде. Төп фотода - Фәйрүзә Хәбибуллина. *** Июль ае,кызу печән өсте Болын чәчәкләргә күмелгән Кыйблалардан шәфәкъ кызыллыгы Җиләк тәлгәшенә эленгән Җәйге җылы яңгыр явып...
"Авылымның гүзәл почмагы" фотоконкурсына күренешләрне интернет кулланучыларыбыз соңгы арада активрак җибәрә башладылар. Дүсемнән Айгөл Яхина безгә апасы Фәйрүзә Хәбибуллина язган шигырьләр белән бергә авыл күренешләрен дә җибәрде. Төп фотода - Фәйрүзә Хәбибуллина.
***
Июль ае,кызу печән өсте
Болын чәчәкләргә күмелгән
Кыйблалардан шәфәкъ кызыллыгы
Җиләк тәлгәшенә эленгән
Җәйге җылы яңгыр явып үткәч
Яшел хәтфә кигән тауларым
Гөлләр таҗындагы көмеш чыклар
Күзләремнең ала яуларын
Өянкеләр үскән яр астында
Челтерәп ага Дүсем чишмәсе
Тылсым иңгән изге татлы судан
Җаннарыма шифа иңсәче.
***
Чал Уралның яшел итәгендә
Җәйрәп ята авылым Дүсемем
Зур йомгакка чорный гомер җебен
Борынгыдан калган исемең.
Бормаланып Минзәләкәй ага,
Υсә каен - нарат урманы.
Язгы таңда моңлы җырын суза
Басу яме - сабан тургае.
Гүзәл табигате, эшчән халкы белән,
Горурланып яши авылым.
Мин дә синең куеныңда үскән
Нәни кызың булып калырмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев