Диспансерлаштыру үттеңме әле?
Агымдагы елда район халкының 70 проценты диспансерлаштыру үтәргә тиеш.
Табиблар әйтүенчә, ул – сәламәтлекне саклауның нәтиҗәле чараларыннан берсе. Ләкин аның хакында онытып җибәрүчеләр дә юк микән? Ел тәмамланырга да вакыт аз калып бара бит. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Галиев белән диспансерлаштыруның әһәмияте, узган елгы күрсәткечләр һәм башкалар турында сөйләштек.
– Рамил Габдуллович, без диспансеризацияне, сәламәтлекне тикшерү чарасы, дип беләбез. Табиблар күзлегеннән караганда һәм төгәлрәк әйткәндә, ул нәрсә?
– Диспансеризация, чыннан да, – сәламәтлекне комплекслы тикшерү. Аның максаты – йогышлы булмаган һәм кешенең гомерен кыскарта торган авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм кисәтү. Әйтик, безнең илдә, республикада, районда, гомумән, бөтен дөньяда үлем-китем буенча беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Икенче урында – онкологик, өченче урында – эндокринологик авырулар. Медицина тикшерүләре, беренче чиратта, менә шушы авыруларны ачыклау өчен үткәрелә. Әлбәттә, үпкә, бавыр һәм башка авыруларга да игътибар бирелә. Алар 18-39 яшьлек кешеләр өчен – өч елга бер, 40 яшьтән башлап, ел саен уздырыла.
– Узган ел күпме кешегә диспансеризация үткәрдегез?
– Иң элек шуны әйтеп үтик: диспансеризация 2012 елдан бирле уздырыла. Ә 2020 елдан, ковид кичерү сәбәпле, гражданнар тирәнтенрәк тикшереләләр. План, ягъни тикшерелә торган кешеләр саны ел саен арттырыла. Мәсәлән, 2022 елда зурларның – 50, 2023 һәм 2024 елда – 60, быел исә 70 процент кешегә диспансеризация үткәрергә тиешбез. Планнар ел саен арттырып үтәлә, 2024 елда 13526 урынына 13916 кешегә, ягъни зурларның 102,8 процентына медицина тикшерүе үткәрдек. 2030 елга исә безнең алга зурларның барысына да, ягъни 100 процент кешегә диспансеризация үткәрү бурычы куелды.
– Узган ел нинди авырулар ачыкланды?
– Диспансеризация вакытында иртә стадияләрдә беренче тапкыр 209 авыру ачыкланды. Аларның 94е – кан әйләнеше авырулары. Бу – беренче тапкыр ачыкланган авыруларның 44,9 проценты. Яман шеш – 20, диабет – 17, ашказаны авырулары – 13, сулыш юллары авырулары – 5, башка авырулар 60 булды. Диспансеризациядән тыш та авырулар ачыкланып тора. Әйтик, онкологик авыруларның барлыгы 156 очрагы билгеле булды, һәм аларның 90 процентка якыны иртә – 1 һәм 2 стадияләрдә ачыкланды. Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр вакытында хроник авырулар ихтималын үстерүче 9476 фактор ачылды. Болар – гиперхолестеринемия (101 очрак), рациональ булмаган туклану (4558), тәмәке тарту (28), түбән физик активлык (4667), алкоголь (5), наркотик һәм психотроп матдәләр куллану (5), нәселдән килгән йөрәк-кан тамырлары (8), нәселдән килгән онкологик авырулар (4). Болар барысы да – узган елгы күрсәткечләрдән артыграк. Шулай итеп, диспансеризация нәтиҗәләре буенча тикшерелгән кешеләрнең 17,8 проценты сәламәтлек төркеменең – беренче, 32 проценты – икенче, 50,13 проценты өченче төркемгә теркәлде. 178 авыру буенча беренче тапкыр ачыкланган авыруларның 85,1 процентына диспансер күзәтүе билгеләнде. Алар арасында иң актуаль саналганнары – кан басымы, онкологик авырулар, диабет, сулыш юллары һәм ашказаны авырулары.
– Соңгы бер-ике елда «промышленность диспансеризациясе» дигән төшенчә дә ишетелә башлады.
– Татарстан Республикасы Рәисе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2023 елда үткән коллегиясендә «Предприятие җитәкчеләре үзләренең эшче-хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрүдә ярдәм итәргә, хастаханә белән килешү төзеп, кирәк икән, табибларны чакырып, тикшерүне эш урыннарында үткәртергә бурычлылар» дигән күрсәтмә биргән иде. Югарыда телгә алынган документлар нигезендә, 2023 елдан бирле республикада сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куючыларга диспансеризация үткәрү буенча эш алып барыла. Ләкин районда нефтьчеләр оешмасы гына район үзәк хастаханәсе белән килешү төзеде. Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы районда яшәүче эшче-хезмәткәрләре булган предприятие җитәкчеләре тарафыннан, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Күргәнегезчә, оешма-предприятие җитәкчеләренең бурычы диспансеризация өчен бер көн түләүле ял бирүдә генә түгел. Узган ел районда сигез сәнәгать оешмасында барлыгы 1643 кешегә тикшерү уздырылды. Боларга өстәп, шуларны да әйтәсе килә: сәнәгать оешмаларыннан тыш, медицина, мәгариф оешмалары да үзләренең хезмәткәрләренә диспансеризация үткәртергә бурычлылар. Әйтик, агымдагы елның беренче кварталында аны медицина хезмәткәрләренең барысы да, ягъни 100 процент күләмендә оешкан төстә үттеләр. Елның икенче кварталында белем бирү оешмалары хезмәткәрләре дә бердәм рәвештә сәламәтлекләрен тикшертерләр, дип ышанабыз.
– Диспансеризация зурларга гына үткәрелә, дидегез. Ә балалар белән хәл ничек?
– Аларга туган көннәреннән башлап, 18 яшьләре тулганчы, ел саен профилактик медицина тикшерүләре уздырыла. Узган ел 5866 бала тикшерелергә тиеш иде, барлыгы 5916 бала каралды. 2727 бала – сәламәтлекнең беренче, 2485е – икенче, 577е – өченче, 3 бала дүртенче төркеменә кертелде. Бишенче төркем – инвалид балалар төркемендә – 124 бала. Узган ел профилактик тикшерүләр барышында 111 авыру бала ачыкланды, аларның барысы да диспансер учетка алынды. Ятим балаларга диспансеризация үткәрү кысаларында 124 балага тикшерү үткәрелеп, беренче төркемгә – 44, икенче төркемгә – 52, өченче төркемгә – 11, дүртенче төркемгә – 0, бишенче – инвалид балалар төркеменә 17 бала кертелде.
– Өлкәннәр диспансеризацияне ничегрәк үтәләр?
– «Өлкән буын» дигән Президент программасы нигезендә авылда яшәүче 65 яшьтән үткән өлкәннәр Сарман, Җәлил хастаханәләренә автобус белән йөртеләләр. Узган ел 1775 өлкән кеше тикшерелде.
– Сез «куркыныч авырулар»ны телгә алдыгыз. Алар белән күпме кеше исәптә тора?
– Әйе, «куркыныч», дидем. Тик алар вакытында ачыкланмаса, дәваланмаса, авыру кеше даими медицина күзәтүе астында тормаса – куркыныч. Һәр кеше үзенең сәламәтлеген алдан ук кайгыртып, авырып киткәч кенә түгел, үзен сәламәт хис иткәндә дә, диспансеризация үтсен, яшеренеп яткан, әле килеп чыга гына башлаган куркыныч чирләрне кисәтергә мөмкин икәнлеген белеп торсын иде. Әгәр шундый авырулар ачыклана калса, кеше шунда ук диспансер теркәүгә алына һәм дәвалана башлый. Районда 3981 кеше йөрәк-кан тамырлары, 1687 кеше – эндокрин система, 782 кеше – онкологик, 606 кеше башка авырулар белән исәптә тора. Аларның барысына да тиешле медицина хезмәте күрсәтелә.
– Диспансеризация 18-39 яшьлекләргә өч елга бер генә үткәрелә, дидегез. Ә кешенең ел саен тикшереләсе килсә?
– 18 яшендә кеше беренче диспансеризацияне үтә, икенчесен өч елдан соң, ягъни 21 яшьтә уза. Шул өч ел арасында – 19-20 яшьләрдә профилактик күзәтү үтә ала. 40 яшькә кадәр диспансеризация һәм профилактик күзәтү аралашып бара. 40 яшьтән кеше ел саен диспансеризация генә үтә башлый. Профилактик медицина тикшерүенә килгәндә, ул диспансеризациягә охшаш, ләкин җиңеләйтелгән формада була, олы яшьтәгеләргә тиешле кайбер тикшерүләр үткәрелми, анализлар тапшырылмый. Кеше анкеталаштыру үтә, гәүдә авырлыгы индексы исәпләнә, кан басымы, холестерин, кандагы шикәр, күз басымы тикшерелә, флюорография, ЭКГ үткәрелә. Шуны да искәртеп үтәсе килә: диспансеризация белән профилактик медицина күзәтүләре бушлай һәм ирекле. Шунысы мөһим: аларны түләүле һәм мәҗбүри үткәрелә торган, эшчеләрнең хезмәткә яраклылыгын тикшерүгә нигезләнгән, һөнәри авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән периодик медицина күзәтүе белән бутамаска кирәк. Түләүле медосмотрны аерым категория эшчеләр, пенсионерлар үтми. Периодик медицина тикшерүе вакытында кешедә нинди дә булса авыру табылса, ул шуның нәтиҗәсендә ниндидер бер профессияне башкара алмаска да мөмкин.
– Диспансеризация турында кеше каян белергә тиеш?
– Диспансеризация, участоклар, участок табиблары, шәфкать туташлары, гомумән, хастаханә эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар аның сайтында бар. Авылларда фельдшерлар гражданнардан кан алуны оештыралар, гәүдә авырлыгын, буйны, күз басымын үлчиләр, анкеталаштыру үткәрәләр, барлык мәгълүматларны район үзәк хастаханәсенә хәбәр итәләр. Аннан соң табиблар диспансеризация үтүчене үзләренә кабул итүгә чакыралар. Озакламый диспансеризация, профилактик тикшерүләр турындагы хәбәрне медицина иминияте оешмалары телефон аша һәр кешегә автоматик рәвештә хәбәр итә башлаячаклар.
– Оешмаларны диспансеризациягә аерым бер көнне коллектив белән чакыру мөмкинме?
– Мөмкин. Моның өчен оешма җитәкчелеге баш табиб исеменә гариза язарга һәм килешү төзергә тиеш. Аннан соң без, графикка куеп, оешмага хәбәр итәбез. Участок табиблары һәркайсы үзләре өчен графикны болай да төзиләр. Чөнки диспансеризацияне бөтен кешегә дә берьюлы үткәреп булмый.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев