САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир Гарифуллин янына Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары килделәр

-

«Сарманны үзен тарих, әдәбият өлкәсендә таныткан Дамир Гарифуллиннан башка күз алдына китереп булмый. Борынгы тарих, басма-кульязмалар өйрәнеп, ялкынланып иҗат иткән, халык күңелен кузгатырдай тарихи хезмәтләре, әсәр-язмалары, җырлары, робагыйлары булган автор 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Дин галиме, мәгърифәтче, язучы, җәмәгать эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары — Гамир Таҗетдинов, Рәзилә Җиһаншина-Таҗетдинова, Алсу Талипова, иганәче-эшмәкәр Ленар Шагиев та, Дамир ага шатлыгын уртаклашып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, иҗат уңышлары теләделәр.
Дамир Гарифуллин һәм филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Миңнеголов Таҗетдин Ялчыголны, аның хезмәтләрен барлау буенча саллы хезмәт куялар. Хатыйп Йосыф улы Ялчыголның "Рисаләи Газизә«сен, биниһая зур хезмәтләр куеп, гамәлдәге язуга күчереп, тиешле шәрехләр белән халык хәтеренә кайтарды. Дамир Гарифуллин исә Ялчыгол һәм аның дәвамчылары турында «Чырагы нур сибә бүген дә» дип исемләнгән китап нәшер итте. Автор галим язучыны архивлар, «нәсел җебе» аша барлап, киң катлам укучыга җиткерә. Шунысы игътибарга лаек: Ялчыгол дәвамчылары үзләре дә ерак бабалары буенча эзләнү-барлау эшен дәвам итәләр. Рәсәй Ислам институты магистратурасында белем өстәүче Рәзилә апа ерак бабасы буенча фәнни-эзләнү эше башкара.
Дамир Гарифуллин, Ялчыгол буыны котлау-тәбрикләвеннән бихуш калып, иҗат планнары белән дә уртаклашты.
— «Илһамлы Сарман» китабы иҗат белән шөгыльләнүче якташлар турында булса, «Иманлы Сарман» басмасы якташ имамнар хакында булачак, — диде автор.
Шунысы куанычлы: Таҗетдин Ялчыгол да әлеге китапта урын алачак», — дип хәбәр итте озак еллар «Зәй офыклары» газетасында журналист булып эшләгән Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев