САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир абый бүген космоска очучыларга шигырь багышлаган

.

“Беренче канал” алдында 
Утырабыз ил белән, 
Йөрәкләр тулы шатлыкны 
Әйтеп булмый тел белән. 
Бүгенге көн – тарихи көн, 
Күңелләрдә – горурлык. 
Галәмгә кылган бу сәфәр 
Гасырларга торырлык. 
Орбитага чыгу юлы 
Бер дә шома түгелдер, 
Аны телевизорлардан 
Күрү - үзе бер гомер. 
Экипажга хәерле юл, 
Сау-сәламәт очыгыз, 
Барчабыз да яратучы 
Айның кулын кысыгыз. 
Йолдызларны гашыйк итеп, 
Кинога төшерегез, 
Галәмдә иң куанычлы 
Мизгелләр кичерегез. 
Морадыгызга ирешеп 
Кайтырсыз, дип уйлыйбыз, 
Сандугачлы Сарманнан да 
Кайнар сәлам юллыйбыз. 
Кояш, әнә, афәрин, дип, 
Елмая да елмая, 
Җир шары бии, шатлыгы 
Сизелә әллә каян. 
Кая гына карасаң да, 
Назлар өстәп балкый нур, 
Экипажга кулын болгап, 
Уңыш тели Байконур. 
Бу тарихи вакыйгадан 
Дөнья калсын сафланып, 
Күрешергә язсын җирдә, 
Бергә-бергә шатланып. 
Бүген 12:00 сәгатьтә Байконур космодромыннан МС-19 космик корабле старт алды. Аның бортында Халыкара космик станциягә дөньядагы беренче «киноэкипаж» — режиссер Клим Шипенко һәм актриса Юлия Пересильд, шулай ук космонавт Антон Шкаплеров очтылар. Алар Галәмдә нәфис фильм төшерергә ниятлиләр. «Вызов» исемен алган картина «Роскосмос», «Беренче канал» һәм Black and White.Yellow студияләренең уртак проекты булып тора.

 

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев