САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даими комиссияләр – хәрәкәттә

Муниципаль район Советының даими комиссияләре утырышларында аларның 2013 елга эш планнары каралды. Бюджет-финанс мәсьәләләре буенча депутатлар комиссиясе быел торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләү буенча булган әҗәтләрне кайтарып алу, салымнарның җыелу дәрәҗәсен күтәрү, түләүле хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алуны һәм районның контроль-хисап палатасының эше турында отчетын тыңлауны планлаштыра. Социаль мәсьәләләр...

Муниципаль район Советының даими комиссияләре утырышларында аларның 2013 елга эш планнары каралды.
Бюджет-финанс мәсьәләләре буенча депутатлар комиссиясе быел торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләү буенча булган әҗәтләрне кайтарып алу, салымнарның җыелу дәрәҗәсен күтәрү, түләүле хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләрен контрольгә алуны һәм районның контроль-хисап палатасының эше турында отчетын тыңлауны планлаштыра.
Социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия үз утырышларында балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе отчетын, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү турында информацияне тыңлауны, районда инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыруның барышын өйрәнүне максат итеп куя.
Социаль-икътисади үсеш һәм авыл хуҗалыгы буенча комиссия авыл җирлекләрендә кече агробизнесның торышын анализлауны, авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләләрен карауны планлаштыра. Шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру да контрольдә тотылачак.
Экологик мәсьәләләр һәм инфраструктур үсеш буенча даими комиссия үзенең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик культура булдыру һәм аны үстерүгә юнәлтәчәк. Комиссиянең эш планына шулай ук көнкүреш калдыклары җыю һәм чыгару, күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участокларында инфраструктура челтәрен үстерү кебек актуаль мәсьәләләр дә кертелгән.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комиссия ваклап сату базарларының, такси белән пассажирлар һәм йөк йөртү эшчәнлеген закон таләпләренә туры китерүне, алкоголь продукциясе сату белән бәйле һәм башка законнарның үтәлешен контрольгә алачак.
Утырышларда муниципаль район башлыгы Гөлфирә Сәляхова катнашты, эш планнарына карата үз фикерләрен белдереп, өстәмәләр кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев