САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Д витаминын ничек эчәргә?

Кеше организмы өчен мөһим витамин бар.

Ул – Д витамины. Ә аны күпме күләмдә кулланырга соң?
Бу витаминның дозасын МЕ белән исәплиләр. Ул көненә 1000 МЕ (ике тамчы) була ала. Башта организмда аның җитәме-юкмы икәнен белү өчен анализ бирергә кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, профилактик дозада куллана башларга мөмкин.

• 1 яшькә кадәрге сабыйларга – 300-400 МЕ (махсус катнашмаларда Д витамины бар, игътибар итегез).
• 2 яшьтән олырак балалар, олы кешеләр, йөкле хатыннан, өлкәннәр – 400 МЕ.
Д витамины су һәм май нигезендә була һәм алар арасында аерма бар.
Суда эри торган витамин эчәклеккә биш тапкыр яхшырак сеңә һәм организмда озаграк саклана. Ә майлы препаратлар башта нечкә эчәклектә бүленергә тиеш, аннары гына канга эләгә, ягъни соңрак тәэсир итә башлый.

Д витамины эремә, капсула, төймә формасында сатыла. Капсуланы куллану җайлы, юлга да алырга була. Ә балага аны йоту авыррак булырга мөмкин. Ә эремә формасындагысын тамчылап эчү бөтен кешегә дә җайлы.

Препаратны иртән яки төшке аш вакытында 9көннең беренче яртысында” куллану дөрес, чөнки ул нерв системасына автив тәэсир итә һәм “уятып җибәрә”. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.

Аңардан соң майлы әйбер ашап куйсагыз, ул яхшырак үзләштереләчәк.
Д һәм Е витаминнарын аерым эчәргә тырышыгыз. Икесен бергә эчсәгез, үзләштерелгәндә бер-берләренә комачауларга мөмкиннәр.
Д витамины белән кальций һәм К витамины яхшы үзләштерелә. Әмма аларны бер вакытта эчәргә димәгән. Көне буена эчәргә мөмкин.

Чыганак
Табиб белән киңәшегез, килешмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев