САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Чыккач та тәрбияли башлагыз

Алсу Шәймөхәммәтова, югары категорияле теш табибы.

Кагыйдә буларак, тешне чыккач ук чистарта башларга кирәк. Ризык юшкыны сөт тешләренә дә, төп тешләргә дә бер дәрәҗәдә утыра. Шулай ук сабыйларның тешләрен дә ярты ел саен табибка күрсәтү зарур, чөнки өлкәннәрдә очрый торган авыруларның барысы да кечкенәләрдә дә күзәтелә. Алар балаларда хәтта кискенрәк тә уза әле — тешләре тизрәк бозыла.

Кайбер әти-әниләр, сөт тешләре барыбер төшә, аларны дәваламасаң да ярый, дип уйлап ялгыша. Сөт тешләрен дәвалау даими тешләр сәламәтлегенә, һичшиксез, зур йогынты ясый. Аларны вакытыннан алда алдыру даими тешләрнең дөрес урнашмавына китерергә мөмкин. Ризыкны дөрес итеп тешләп ашамау нәтиҗәсендә тешләргә көч килә. Ә бу киләчәктә хәлне катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә балачакта тешләргә, киресенчә, тагын да зуррак игътибар бирергә кирәк.

Кечкенә баланың тешләрен ничек чистартырга соң? Баланы тезегезгә утыртыгыз һәм балалар щеткасы, фторлы паста белән тешен чистартыгыз. Аны көзге алдына бастырсагыз да була. Бу очракта үзегез бала артына басыгыз, башын бераз гына артка иегез. Бала көзгедән әнисенең тешен ничек чистартканын күреп торачак. Аны тешен көнгә ике тапкыр чистартырга гадәтләндерегез, 7-8 яшькә җиткәнче күзәтеп торыгыз.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев