Чукмарлыдан Таһир Зәйнуллин район газетасын электән яратып укый
Чукмарлы авылында яшәүче Таһир Зәйнуллин — район газетасының гомерлек укучысы. Авылның 200 еллык юбилее уңаеннан ул «Сарман» газетасы белән үз истәлекләре һәм бүгенге тормышлары турында уртаклаша.
– Район газетасына “Ленинчы” заманнарыннан ук язылабыз һәм яратып укыйбыз. Ул безгә барлык хәбәрләрне, яңалыкларны җиткереп тора. Ниндидер сәбәпләр аркасында, берничә көнгә тоткарланса да, ике кулсыз калган кебек булабыз. Газетада колак аппаратлары, күзне тикшертү белән бәйле табиблар килүе хакында еш язып торалар. Ә без, өлкәннәргә, алар аеруча кирәк.

Минзәлә совхоз-техникумында укып, гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйдым, “Чулпан” колхозы эш урыным булды. Куштанлыкны сөймәдем, шунлыктан тормышта төрле хәлләр булгалады. Турысын әйткән туганына ярамаган, диеп, халык белми әйтмәгән бит. Аллаһка шөкер, моннан утыз еллар элек дин юлына кайттым. Озак еллар авылдашларны шәригать кушканча соңгы юлга озатуда катнашып йөрдем, авылның зиратын тәртипкә салырга ярдәм иттем. Тормыш иптәшем Әлфия мәктәптә завуч булып эшләде, ул да лаеклы ялда. Бергәләп бер кыз һәм ул үстердек, ике оныгыбыз бар. Узган шимбәдә авылның 200 еллыгын бәйрәм иттек. Бик күп кунаклар, читтә яшәүче авылдашлар кайтканнар иде. Авыл җыены бик күңелле узды. Җырлар-биюләр, төрле уеннар мулдан булды. Коймак, тәм-томнар белән тулы чәй өстәлендә сыйландык та. Хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләре барып җитсә иде. Бәйрәмне оештыруга җирлек башлыгыбыз Илдар Һадиуллин бик күп тырышлык куйды. Булсынга эшли торган җитәкче. Аңа кадәр хезмәт куйган Илшат Хәмбәл улы белән дә тиз уртак тел тапкан идек, ул да бик кешелекле, ярдәмчел булды. Авылга 1826 елда нигез салынган. Беренче булып килеп урнашканнар авылга Салкын Чишмә исеме кушкан булганнар. Ул бик туры киләсе булган, югыйсә, чөнки авылның ике урам уртасыннан салкын чишмә бәреп чыга. Ә Чукмарлы исеменең берничә варианты бар. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, элек ике төрле диндә булган кешеләр дус яшәмәгәннәр. Төрле сәбәпләр чыгарып, чукмарлар белән сугыша торган булганнар. Менә шуннан авылның исеме дә үзгәргән. Аллаһка шөкер, бүгенге тормышларыбыз җитеш. Матур гына яшәп ятабыз, иң мөһиме, илкөннәребез тыныч булса, махсус операциядә катнашучы якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсалар иде. Безгә тынычлык кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев