Cу коенасы килә дә бит...
1 нче июньнән су керү сезоны ачылды. Районыбызда су керергә яраклаштырылган елгалар, күлләр бармы? Бу сорау белән Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтановка мөрәҗәгать иттек. - Әлегә районыбызда җиһазландырылган су керү урыннары юк. Алдагы елларда Сарман плотинасында җиһазландырылган пляж төзү проекты карала. Анда ял итү урыннары, агачлар...
1 нче июньнән су керү сезоны ачылды. Районыбызда су
керергә яраклаштырылган
елгалар, күлләр бармы?
Бу сорау белән Башкарма комитет җитәкчесенең
инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан
Солтановка мөрәҗәгать иттек.
- Әлегә районыбызда җиһазландырылган су керү урыннары юк. Алдагы елларда Сарман плотинасында җиһазландырылган пляж төзү проекты карала. Анда ял итү урыннары, агачлар утыртылыр, дип көтелә.
"Роспотребнадзор"ның Зәй бүлегенең район филиалы үз чиратында зур сулыкларда - Язикәү, Әлмәт авыллары буаларында, Сарманда Минзәлә елгасында пробалар алып, суның торышын даими тикшереп, зарарсызландырулар уздырып тора. Авылларда сулыкларның торышы - җирлек башлыклары җаваплылыгында. Җиһазландырылмаганлыктан, су буйларына бу хакта кисәтү язулары урнаштырылырга тиеш. "Су керергә рөхсәт ителми" дигән аншлаглар күрә торып, суга керәсез икән, ахыры өчен үзегез җаваплы икәнен онытмагыз.
Җәмәгать, су астында ниләр бар икәнен белмәгән, микробларга анализлар ясалмаган сулыкларда коенмагыз, сәламәтлегегезне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев