«Чишмә» фольклор ансамбле Башкотстанда да чыгыш ясый
.
3-4 август көннәрендә БР Туймазы районы Төмәнәк җирлегендә урнашкан «Бабай утары» биләмәсендә VI нчы мәртәбә фольклор ансамбльләрнең «Җырлыйк әле» фестивале үтте.
Районыбызның Мортыштамак авылының мәдәният йортының «Чишмә» фольклор ансамбле коллективы гореф-гадәтләребезгә багышланган «Мендәр тутыру» йоласы белән уңышлы чыгыш ясап, фестиваль Дипломына лаек булды. Булдырасыз, кызлар! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев