Өчөйле Саклауда мәдәни чаралар даими үткәрелә
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңае белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" дигән күргәзмә оештырылды, 7 нче сыйныф укучыларына шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды. Шулай ук авылда өлкән буын, хезмәт ветераннары катнашында "Картаймагыз әле, ветераннар" дигән исемдә хәйрия концерты булды. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы...
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңае белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" дигән күргәзмә оештырылды, 7 нче сыйныф укучыларына шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды.
Шулай ук авылда өлкән буын, хезмәт ветераннары катнашында "Картаймагыз әле, ветераннар" дигән исемдә хәйрия концерты булды. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аларга чиксез рәхмәтен белдереп, тыныч тормышта яшәүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев