Өчөйле Саклауда "Искечә Яңа ел" бәйрәме узды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты алдында "Искечә Яңа ел" бәйрәме уздырылды. Урам буйлап матур итеп бизәлгән җигүле атта Кыш Бабай, Кар кызы, маймыл һәм балалар, өлкәннәр утырып, моңлы гармун тавышларында урам буйлап әйләнделәр. Төрле уеннар, чаңгы ярышы, йөгерешләрдә олысы-кечесе катнашты. Концерт номерлары куелды. Килгән авыл халкы коймак, чәй белән сыйланды....
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты алдында "Искечә Яңа ел" бәйрәме уздырылды. Урам буйлап матур итеп бизәлгән җигүле атта Кыш Бабай, Кар кызы, маймыл һәм балалар, өлкәннәр утырып, моңлы гармун тавышларында урам буйлап әйләнделәр. Төрле уеннар, чаңгы ярышы, йөгерешләрдә олысы-кечесе катнашты. Концерт номерлары куелды. Килгән авыл халкы коймак, чәй белән сыйланды. Барлык авыл халкын, килгән кунакларны Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Бәйрәм бик күңелле узды, авыл халкы күңелле ял итте. Кичке якта яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев