Чукмарлыдан Ренат Мухановның әнисе Илзирә газета белән төшкән кызыклы фоторәсемнәр конкурсында җиңде
1 апрель уңаеннан без район газетасы белән төшкән кызыклы фоторәсемнәргә конкурс игълан иткән идек. Бүген аның җиңүчесе билгеле булды. Ул - Чукмарлы авылыннан 10 айлык Ренат Мухановның әнисе Илзирә. Кечкенә булуына карамастан, Ренат газетаның рәсемнәрен карарга ярата. Әнисе аның исеменнән безгә шигырь дә юллаган иде: 10 ай гына дип тормыйбыз,...
1 апрель уңаеннан без район газетасы белән төшкән кызыклы фоторәсемнәргә конкурс игълан иткән идек. Бүген аның җиңүчесе билгеле булды. Ул - Чукмарлы авылыннан 10 айлык Ренат Мухановның әнисе Илзирә. Кечкенә булуына карамастан, Ренат газетаның рәсемнәрен карарга ярата. Әнисе аның исеменнән безгә шигырь дә юллаган иде:
10 ай гына дип тормыйбыз,
Сарманны без укыйбыз.
Район яңалыкларын,
Һичтәген калдырмыйбыз.
Сүрәтләре хәзер төсле -
Шунсын бигрәк яратам.
Язулары күп булса да,
"Сарман"ны мин яратам!
Ә конкурска килгән фотоларның безгә барысы да ошады. Аларның авторларын тәмле күчтәнәчләр көтә. Ә бу шигырьне безнең икенче - Татарстан матбугаты көне уңаеннан уздырыла торган конкурска - газетага чакыру уйлап табу белән бәйлесенә дә тәгаенләргә була. Сезнең бу конкурста катнашуыгызны һәм газета белән бәйле рәсемнәрегезне алга таба да көтеп калабыз.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев