Чукмарлы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде
Һадиуллин Илшат Хәмбәл улы Чукмарлы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул 1967 елның 7 августында Сарман авылында туган. Казан ветеринария институтын тәмамлый, зооинженер белгечлеген үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итә. "Электро" хуҗалыгында баш зоотехник, рәис, һөнәр училищесы (хәзерге аграр көллияттә) директоры урынбасары, "Айтуган" авыл хуҗалыгы кооперативында рәис,...
Һадиуллин Илшат Хәмбәл улы Чукмарлы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул 1967 елның 7 августында Сарман авылында туган. Казан ветеринария институтын тәмамлый, зооинженер белгечлеген үзләштерә. Армия сафларында хезмәт итә. "Электро" хуҗалыгында баш зоотехник, рәис, һөнәр училищесы (хәзерге аграр көллияттә) директоры урынбасары, "Айтуган" авыл хуҗалыгы кооперативында рәис, "Сарман" агрофирмасында баш зоотехник, производство буенча директор урынбасары, башка вазифалар башкара.
Гаиләле, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев