САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чишмә башы – “Җырлы балачак”тан

Узган атнада район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" конкурсының гала-концерты үткәрелде. Ул быел үзенең тагы да тирәнрәк эчтәлекле, төрле милләт биюләренә, бию төркемнәре чыгышларына бай булуы, жанрлар төрлелеге, матур куелыш, яшь башкаручыларыбызның осталыгы белән сөендерде. Конкурс башта биш - Яңа Әхмәт, Сарайлы, Петровка Завод, Шәрләрәмә, Сарман зоналарында үткәрелде. Анда 5...

Узган атнада район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" конкурсының гала-концерты үткәрелде. Ул быел үзенең тагы да тирәнрәк эчтәлекле, төрле милләт биюләренә, бию төркемнәре чыгышларына бай булуы, жанрлар төрлелеге, матур куелыш, яшь башкаручыларыбызның осталыгы белән сөендерде.
Конкурс башта биш - Яңа Әхмәт, Сарайлы, Петровка Завод, Шәрләрәмә, Сарман зоналарында үткәрелде. Анда 5 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Иң осталар район этабына үттеләр.
Йомгаклау концерты Петровка Завод авылы "Ритм" бию төркеменең "Туган тел" җырына куелган чыгышы белән башланды. Аны район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре алыштырды. Бакчаның музыка җитәкчесе Гөлфия Фәттахова җыр бәйрәменә берничә кечкенә җырчысы белән килгән. Алда әйткәнемчә, быелгы конкурс биюләргә дә бик бай булды. Шактый авылларда бию төркемнәре барлыкка килгән. Нөркәй, Карашай Саклау, Өчөйле, Колмәт, Ләшәү Тамак, Петровка Завод һәм башка авыллардан килгән биючеләр башкаруындагы чегән, Мисыр, Кытай, һинд кызлары биюләре, лезгинка һәм башкалар алкышларга күмелде. Барыннан да бигрәк тамашачы симпатиясенә Колмәттән "Чебиләр" биюен башкарган 3 яшьлек Нәзилә һәм 5 яшьлек Зилә лаек булдылар. Бию коллективларында элекке елларда сәхнәдә сирәгрәк күренә торган малайларыбызның да шактый булуы сөендерде. Җәлилдән "Арабески", Азалактан "Шатлык", Иске Минзәләбаштан "Наз", Ләкедән "Игәнә" бию коллективлары һәм башкалар быелгы конкурсның ачышы булдылар. Бәйгенең биюләргә бай булуын, гомумән, аның масштаблылыгын күз алдына китерү өчен йомгаклау концертындагы биюләрдә 200 дән артык биюче катнашканлыгын әйтү дә җитәдер. Сарманнан гитарачы малайлар һәм кызлар, Петровка Заводтан гармунчылар ансамбле чыгышлары бәйрәм бизәге булдылар. Нәфис сүз осталары да шактый иде. Сарман сәнгать мәктәбе укучылары Раушан Солтанов, Ильвина Камалиева чыгышлары үрнәк итеп күрсәтелде. Иске Имәннән Булат Дөлмиев үзенең ихласлыгы белән аерылып торды һәм әйтер сүзен тамашачыга җиткерә, аның күңелен кузгата алды. Әлмәттән Вилдан Юнысов, Иске Имәннән Чулпан Исламова тамашачы мәхәббәтен яулый алдылар. Нәфис сүз төркеменең үзенчәлекле юнәлеше булган пародия осталары элекке елларда балалар сәхнәсендә күренмиләр иде, диярлек. Иске Кәшердән Данияр Нәбиуллин башкаруындагы пародия районда бу төр сәнгатьнең генә түгел, егетнең үзенең дә өметле пародист булуын күрсәтте.
Конкурсыбыз "Җырлы балачак" бит әле. Исеме, чыннан да, җисеменә туры килә. Балаларыбыз арасында җырчылар аеруча күп иде. Колмәттән Назыйф Шәйгалләмов, Петровкадан Алмаз Бибарсов бу төр сәнгатьтәге үсешләре белән аерылып тордылар. Быелгы конкурсның тагын бер үзенчәлекле, матур ягы - балаларның чит телдә җырлаулары булды. Ләшәү Тамактан Гөлшат Корбыева, Сарманнан Гөлназ Фатыйхова һәм Ильвина Сафина аларны яратып, күңел биреп башкардылар.
Йомгаклау концертында катнашкан һәр бала мактауга лаек, дисәм, ялгыш булмастыр. Шуны күздә тотып, оештыручылар да һәр катнашучыга лаеклы бәя бирергә тырышканнар, дипломантлар, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә лауреатларны билгеләгәннәр. Аларның барысын да атап бетереп булмый. Шулай да 1 нче дәрәҗә лауреатларны атап үтәсе килә. Болар - "Гөлләр" (бию, Сарман), Ильвина Камалиева (нәфис сүз, Сарман), Рәмилә Хөсәенова (җыр, Мортамак), Зилә, Нәзилә (бию, Колмәт, астагы рәсемдә), Лиана Габдрахманова (җыр, Сарман), Раушан Солтанов (нәфис сүз, Сарман), Лиана Антонова (җыр, Ләке), "Арабески" (бию, Җәлил), Данияр Нәбиуллин (нәфис сүз, Иске Кәшер, өстәге рәсемдә), Сөмбел Габидуллина (бию, Өчөйле), Динә һәм Дилә Кыямовалар (вокаль дуэт, Морбаш), "Ритм" (бию, Петровка). Аларга бүләкләрне район мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова, мәдәният йорты директоры Рәфәт Абдуллин һәм Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Расиха Хәмидуллина тапшырдылар. "Иң элек Һәр зонада 45 әр номер карадык, иң уңышлыларын билгеләдек. Аларда барлыгы 550 дән артык бала катнашты. Гала-концертка 80 номер үтте. Тамашачыга, әти-әниләргә, балаларның үзләренә дә һәр матур номерны күрсәтәсе килде. Әти-әниләргә, концертны оештырырга ярдәм иткән җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм", - диде Гөлназ Латыйпова, балаларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән тәбрикләп. "Без авылларга чыгып, атна дәвамында сәләтле балаларны эзләп йөрдек. Хәзерге компьютер, БДИлар заманында балалар күңелендә сәнгатькә урын калды микән, дигән шикләр дә бар иде күңелдә. Бүген үзегез күрәсез: районда зур бәйрәм. Кайсы артистның шыгрым тулы зал җыеп, дүрт сәгатькә якын тамашачыны тотып тора алганы бар? Сәнгатькә гашыйк балалар булганда, татар халкының киләчәге бар, дигән сүз. Шуны да ышанып әйтергә була: озак та үтмәс, сәнгатебез күгендә яңа йолдызлар кабыныр һәм аларның чишмә башы булып районда узган "Җырлы балачак" торыр", - диде Расиха ханым.
Гөлназ Латыйпова белән соңыннан да конкурс турындагы фикерләр белән уртаклаштык. "Шунысы куанычлы, конкурста катнашучылар елдан-ел арта бара, һәр авылда тамашачылар да зал тутырып килделәр. Халык арасында, шушындый ук конкурсны зурлар арасында да үткәрик, диючеләр күп. Аларның соравын истә тотып, быел 20 яшьтән алып 70 яшькә кадәрле өлкәннәр катнашында шушындый ук бәйге үткәрергә уйлап торабыз", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев