Чаллыда исерек ир өч яшүсмер белән полициядән качарга маташкан
Күрше Яр Чаллы шәһәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре эчендә яшүсмерләр булган автомобиль йөртүчене туктату өчен табель коралын кулланырга мәҗбүр булган.
Бу чираттан тыш хәл турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, юл патруль хезмәте экипажына «Лада»ның 14нче модельле машинасын йөртүче исерек булырга мөмкин дигән мәгълүмат ирешә. Автоинспекторларның туктарга кушкан таләбенә ир-ат буйсынмый һәм качарга маташа.
Полиция хезмәткәрләре кагыйдә бозучыны туктату өчен корал кулланырга карар итә. Машинаның өч тәгәрмәченә атып зыян китергәч кенә аны туктата алалар. Руль артында 40 яшьлек исерек ир-ат һәм өч яшүсмер булуы ачыклана. Йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарта. Аңа карата 5 административ протокол төзелгән.
Чаллыдагы бу вакыйга Сарман районы йөртүчеләре өчен дә җитди кисәтү булырга тиеш: руль артына исерек килеш утыру, бигрәк тә салонда балалар булганда, зур фаҗигагә китерергә мөмкин. ЮХИДИ райондашларыбызны уяу булырга һәм исерек йөртүчеләр турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев