Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Район үзәгендәге Ял паркы иртәдән үк балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Биредә, һәр елдагыча, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм "Ялкын" картинг-клубына йөрүче спортчылар - үзләрен район, республикада гына түгел, Бөтенроссия күләмендә дә таныткан малайлар һәм кызларыбызның күргәзмә чыгышлары белән башланды. Парк капкасы яныннан ук бәйрәмгә килүче...
Район үзәгендәге Ял паркы иртәдән үк балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Биредә, һәр елдагыча, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәм "Ялкын" картинг-клубына йөрүче спортчылар - үзләрен район, республикада гына түгел, Бөтенроссия күләмендә дә таныткан малайлар һәм кызларыбызның күргәзмә чыгышлары белән башланды. Парк капкасы яныннан ук бәйрәмгә килүче балалар, ата-аналар, әби-бабайларны халкыбызның әкият геройлары - ак сакаллы Бабай һәм киң күңелле Әби каршы алдылар, тәмле конфетлары белән сыйлап, тапкыр сүзләре, матур теләкләре белән балаларның күңелләрен күтәрделәр. Бәйрәмнең тулы репортажын газетанын 31 май санында карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев