Быелгы «Татарча диктант» акциясе – Тукайның 140 еллык юбилеена
24-26 апрель көннәрендә дөньякүләм чара унберенче тапкыр оештырыла. Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Татар дөньясында Тукай елы дип игълан иткәнлектән, быелгы диктант бөек шагыйребез иҗатына хөрмәт йөзеннән уздырыла, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу белем тикшерү акциясе татар телен яратучы төрле катлам кешеләрен – укучыларны, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Катнашу ирекле һәм түләүсез, яшь, җенес, белем яки дин чикләүләре юк.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләгәнчә, быел да өч төрле текст әзерләнгән: алар Татарстан, Башкортостан, РФ төбәкләре һәм чит илләр өчен аерым. Һәр вариантта башта «Туган тел» шигыре языла, аннары Тукайның чәчмә әсәрләреннән өзекләр бирелә. Өч текст та шагыйребезнең үз әсәрләре нигезендә төзелгән.
Узган ел диктантка 68 төбәк һәм 27 чит ил кушылган. Хәзерге мәгълүматлар буенча, 65 төбәк һәм 25 ил теркәлгән, ләкин гаризалар кабул итү дәвам итә.
Акция ике рәвештә уза: офлайн һәм онлайн. Офлайн мәйданчыклар Татарстанның барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә ачыла. Онлайн катнашучылар өчен рәсми сайтта махсус электрон форма эшләячәк. Диктантны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары, шулай ук акциянең рәсми сайты турыдан-туры күрсәтә.
Казанда төп мәйданчык 24 апрельдә сәгать 10:00дә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан урамы, 2) ачыла. Анда 200гә якын кеше катнашачак. Ә Казан дәүләт энергетика университетында диктант сәгать 13:00дә башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев