САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борынга суган яки сарымсак согы салырга ярыймы?

Борынга суган яки сарымсак согы салу – куркыныч, хәтта ул су белән катнаштырылган булса да.

Бу турыда Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән РИА Новости яза.

«Суган белән сарымсак кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бай. Аларда микробларга каршы тора торган фитонцидлар бар. Ләкин алар ашау өчен генә файдалы. Борынга салсаң, лайлалы тышчаның каты зарарлануы булырга мөмкин», – ди табиб.

Борын белән тамакны тозлы су белән чайкату хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев