Бибифатыйма апа 102 яшен тутырды
Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызына бүген 102 яшь тулды.
Гомер бәйрәме белән тыл ветеранын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул Бибифатыйма апага Владимир Путинның һәм шәхсән үзенең Котлау открыткаларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, авыл ветераннар советы рәисе Насиха Нәҗметдинова, ветеранның балалары, оныклары да йөзьяшәр әбигә сихәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр.
Бибифатыйма апаның зиһене, акылы, сөбханАллаһ, зарланырлык түгел. “Сарман” газетасын да күзлексез укый әле. “Хәрефләре вак, бөтенесен дә күреп бетермим, “Сарман” сүзе кебек эре итеп языгыз”, - дип шелтәләп алды ул.
Президентның Котлау открыткасын ачтырып, аны да укытты. “Путинга рәхмәт әйтеп язарсыз. Үзем русча аңламыйм бит, сөйләшә дә алмыйм”, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев