Бәхетле Газизовлар гаиләсе Кәүҗияк авылында гомер кичерә
Кәүҗияк егете Әнәс белән Саклаубаш кызы Ләйсән1984 елда танышалар. Бер-берсен нык яраткан пар ике ел очрашкач,гаилә коралар, берсеннән-берсе матур өч бала - ике малай һәм бер кыз алып кайталар. 2011 елның 9 августында Газизовлар гаиләсе 25 ел гомер итүләрен - көмеш туйларын билгеләп үтәләр. Ә 2012 елда беренче оныклары, бал...
Кәүҗияк егете Әнәс белән Саклаубаш кызы Ләйсән1984 елда танышалар. Бер-берсен нык яраткан пар ике ел очрашкач,гаилә коралар, берсеннән-берсе матур өч бала - ике малай һәм бер кыз алып кайталар.
2011 елның 9 августында Газизовлар гаиләсе 25 ел гомер итүләрен - көмеш туйларын билгеләп үтәләр. Ә 2012 елда беренче оныклары, бал җимешләре - Инсаф дөньяга аваз сала.
Әнәс "Сарман" агрофирмасында, ә Ләйсән мәктәптә эшли. Бу гаиләдә 87 яшьлек Зиннур бабай белән Мияссәрә әбинең урыннары иң түрдә. Бәхетле Газизовлар Кәүҗияк авылында үрнәк, матур, тату гаилә булып гомер итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев