САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Сарманда район Сабан туе гөрләде +ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген – 8 июнь көнне Сарманның Даулы болынында район Сабан туе үткәрелде. Райондашларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, сарманлыларны Сабантуй белән тәбрикләп, Президентыбыз Рөстәм Миннехановның котлавын җиткерде. Райондашларыбыз белән бәйрәм шатлыгын шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов, Челтәр компаниясе җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Әлмәт электр челтәре директоры Гамир Латыйпов, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Могыйнов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директоры Светлана Барсукова һәм башкалар уртаклаштылар. 
Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды. Табын муллыгы өчен ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы игенчеләребез, терлекчеләр, районыбызның хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде, алар хөрмәтенә иң матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Бәйрәм ат чабышлары, кызыклы уеннар, мавыктыргыч бәйгеләр белән дәвам итте. Ә абсолют көрәш батыры булып Сарайлы авылы егете Айдар Хуҗин калды. 
Бәйрәм хакында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев