САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген бакчачылар көнен бәйрәм итәләр

Халык хәзер бакчачылык эшен аеруча яратып башкара.

Россиядә 23 июль көнне бакчачылар бәйрәм итәләр. Яшелчә, җиләк-җимеш, төрле-төрле чәчәкләр үстерү күпләрнең яраткан шөгыленә әверелде. Халык хәзер бакчачылык эшен аеруча яратып башкара.
Районыбызда да оста бакчачылар күп, зәвыклы бакча үстерүчеләр хакында да әледән-әле язып торабыз. Бәйрәмгә, димәк, райондашлар да кушыла алалар. Көне дә килешкән. Бакчада әллә ни эшләп булмый бүген, бераз яңгыр явып тора. Ә менә бакчадан җыелган җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйлануга бернәрсә дә комачаулый алмый. Яңа уңыштан бәрәңге казып алып, пешереп, аны ак май яки яңа аерткан сөт өстесе белән ашасаңмы? Мәтрүшкәле, бөтнекле сөтле чәеңне дә ясап куйсаң, үзе бер бәйрәм була.
Бакчачылар көне белән сезне, дуслар. Сыйлы мул тормыш насыйп булсын!

 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев