САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең уллар – батырлар

Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә районыбызның солдат әниләре һәм башка якыннары аеруча дулкынландыргыч хисләр кичерәләр. Бүген сүз – аларга.

Фәнүс Сәхәбетдинов, Иске Минзәләбаш авылы:

  • Кече улым Фидан армия сафларында да әйбәт кенә хезмәт итеп кайткан иде. Ә махсус операциягә аны 2022 елның октябрендә алдылар. Бармыйм, дип тормады, чакыруга китте. Сак хезмәтенә эләкте. Шушы араларда чираттагы ялга кайткан иде, 3 майга кадәр безнең янда булды. Улым сабыр һәм тыныч холыклы, күп сөйләшми. Хезмәте турында да берни дә сөйләмәде диярлек, зарланмады. Эчә торган  суны гына сатып алуларын әйтте. Авыр икәнлеген аңлыйм инде, андый урында җиңел була да алмый. Белүемчә, окопта яшәгән чаклары да була. Билгеле, Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә яныбызда булуын теләр идем. Тарих кабатлана, дип, юкка гына әйтмиләрдер. Кашафетдин бабам әтиемнең әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Туганыбыз – Мөхәммәтнәгыйм абый шул сугышта ятып калган. Тагын бер улым, кызым, алты оныгым бар. Без бу көннәрдә Бөек Ватан  сугышында катнашкан якыннарыбызны искә алабыз, махсус операциядәге улым Фиданны сагынабыз, аның исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.

                              

Дамира Дәүләтбаева, Иске Кәшер авылы:

  • Олы улым Радикны махсус операциягә 2022 елның көзендә чакырганнар иде. Башта Казанда учебкада булды. Аннан соң махсус операциягә җибәрделәр. Медицина взводында хезмәт итә, ягъни медсанбрат. Утлы бәрелешләрдән соң, яу кырыннан яралыларны алып чыгалар. Үзе дә ике тапкыр яраланды, ялга кайтып китте. Әлбәттә, анда өйдәге шартлар юк. Улым да ташландык йортларда да яшәгән, окоп һәм землянкада да. Бабам Хәсәнхуҗа Дәүләтов та беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәбәрсез югалган, исеме Хәтер китабына кертелгән. Якыннары аннан бер-ике генә хат алып калганнар. Тормыш иптәшемнең энесе Әүхәт Дәүләтбаев әфган сугышында булды. Шулай итеп, Бөек Җиңү алды көннәрендә горурланып искә алыр, сагыныр кешеләребез бар. Хәер, улым хакында уйламаган көнем-сәгатем юк та инде. Өч баласы, якыннары хакына исән-сау булуын, туган якларга имин килеш әйләнеп кайтуын телим.

Александра Садыйкова, Петровский Завод авылы:

  • Улым Эльвирның махсус операциягә мобилизацияләнүенә ел ярым булды инде. Мотоукчылар гаскәрләрендә алгы сызыкта хезмәт итә. “Укроп”лар (каршы як) бездән 200 метр ераклыкта гына, ди. Өченче тапкыр чираттагы ялга кайтты. Бөек Җиңү бәйрәмен, Аллаһ теләсә, бергә бәйрәм итәчәкбез. Әнинең абыйсын, Бөек Ватан сугышында булган Алексей дәү әтиебезне дә бергә искә алачакбыз. Ул сугышта пулеметчы булган, өч тапкыр яраланган. Исән-имин әйләнеп кайтып, Ләкедә ат караучы булып эшләде. Безгә сугышта ниләр күргәнен, фашистларга каршы ничек сугышканын, алар белән ничек атышканын, су аша чыкканнарын, чолганышта кала язганнарын сөйли иде. Зыятдинов Габдрахман бабай исә яу кырында ятып калган. Иремнең икетуганы Илшат Садыйков әфган сугышыннан кара табутта кайтты. Каенатам армиядә танкист булып хезмәт иткән, куркыныч җирләрдә булган. Авырып кайтып, нибары 43 яшендә якты дөньядан китеп барган. Ватанны яу кырында гына түгел, тыныч тормышта да якларга кирәк шул. Ә нәселебездә “Ватан сакчысы” дип горурланырлык кешеләребез шактый. Улыма да махсус операциядә авыр икәнлеген йөрәгем, күңелем белән тоям. Үзе ул: “Барысы да яхшы, борчылмагыз”, ди. Безне сакларга тырышуы инде. Авыр көннәрдә авылдашларыбызның ярдәмен, теләктәшлеген тойдык. Форсаттан файдаланып, финанс ярдәме күрсәтүне оештырган Илдар Ибраһимовка, улларыбызга гуманитар ярдәм илткән Инсаф белән Рөстәмгә, 1983 елда Ләке мәктәбен бергә тәмамлаган сыйныфташларыма чиксез рәхмәтлемен. Җирлек җитәкчелеге дә махсус операциядәгеләргә ярдәм оештыруда зур көч куйды. Аларның, авылдашларның кайгыртучанлыгы безгә көч бирде, борчуларыбызны җиңеләйтте. Сугыш, кайсы гына булмасын, минем өчен – күз яшьле бәйрәм ул. Анда Бөек Җиңү өчен шатлык һәм горурлык, кайтмый калганнарны сагыну хисләре дә, улларыбыз өчен борчылу ачысы да бар. Туган якларга берүк исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

Регина Сабирова, Чукмарлы авылы:

  • Махсус операциягә минем тормыш иптәшем Марсель китте. Ул армия сафларында десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Операция башланганнан бирле: “Китәм, минем бергә хезмәт иткән күп дусларым шунда инде”, дип әйтеп килә иде. 15 майда китүенә бер ел була. Мартта чираттагы ялга кайтып китте. Хезмәте турында берни дә сөйләмәде, “Андагы хәлләр турында сорама”, – диде. Шалтыратышып сөйләшә алмыйбыз, смс-хәбәрләр генә язышабыз. Өч яшьлек кызыбыз Сәйдә үсеп килә. Аны видеога төшереп, әтисенә җибәрәм, аңа әтисенең фотоларын күрсәтәм. Январь аенда кызыбызның туган көне иде. Әтисе, үзе кайта алмагач, Чаллыга ялга кайтучы иптәшләре артыннан аңа бүләккә зур аю һәм бик матур чәчәк бәйләме җибәргән. Иптәшләре ул бүләкне кызыбызга авылга килеп, балалар бакчасында барлык балалар алдында тапшырдылар. Әлбәттә, Сәйдә бик сөенде. Хәзер аю – аның иң яраткан уенчыкларыннан берсе. Әтиебезне бик яратабыз, сагынабыз. Бөек Җиңү көннәрендә аның белән беррәттән Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгын яулашкан Әхмәдуллин Хөрмәтулла бабамны да искә алачакбыз. Шушы көннәрдә район хакимиятенең бәйрәм бүләген дә тапшырдылар. Барлык әниләргә һәм хатын-кызларга уллары, ирләре һәм башка якыннары белән исән-сау очрашырга насыйп булуын телим һәм, әлбәттә, илләр тыныч булсын, балалар ятим калмасын иде.

Бриллиант Корбангалиева, Кәүҗияк авылы:

  • Улым Айнур 2022 елдан бирле махсус операциядә. Сирәк булса да, сөйләшкәләп торабыз. Алдан ук әйтеп куйды, шуңа күрә артык сораулар бирмибез. Ул якка баручылар артыннан посылкалар җибәрәбез. Перчаткалар, шапкалар сораган иде, аларын да әзерләи җибәрдек. Үзе дә ике тапкыр ялга кайтып китте. Сөйләмәсә дә, җиңел түгел икәнлеген аңлыйбыз. Барлык балалар исән-сау булсыннар, аналар газиз балаларын көтеп ала алсыннар иде. 

 

Фәридә Йосыпова, Иске Минзәләбаш авылы:

  • Улым Фәнил, армия сафларына алыну белән, алты ай Псков өлкәсендә өйрәнүләрдә булды. Аннан соң аны Мурманск өлкәсенә күчерделәр. Инде кайта, дип көткәндә, хезмәтен контракт буенча дәвам итәчәген хәбәр итте. 2022 елның 1 октябреннән шул нигездә хезмәт итә башлады. Белүемчә, ул алгы сызыкта. Каты яраланып, контузия алып, госпитальләрдә ятты, өйгә ялларга да кайтып китте. Холкы буенча улым – тыныч һәм сабыр кеше. Ләкин махсус операция аны да үзгәрткән. Ялларга кайткан арада аның эчтән генә тынгысызлануын, борчылуын сиздем. Үземнең бабамнардан Габдулла Ильясов Бөек Ватан сугышында булган, яраланып кайткан. Ирем ягыннан Баймөхәммәт Йосыпов армия сафларында өч ел хезмәт иткән, сугыш башлангач, хезмәтен яуда дәвам иткән. Барлыгы сигез ел йөреп, сугышны башыннан ахырынача үтеп, туган якларга әйләнеп кайткан. Бер туганыбыз Чечняда ятып калды. Шулай итеп, сугыш нәселебезнең һәр буынына диярлек кагылган. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә алар аеруча үзәкне өзеп, искә төшәләр. Кем уйлаган бит әби-бабаларыбыз кичергән хисләрне без – оныкларына да кичерергә туры килер дип. Улым турында уйламаган вакытым юктыр. Барыбыз да аны сагынабыз, яратабыз һәм исән-сау кайтуын телибез.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев