САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Безнең саулыгыбыз – сезнең кулда, сезнең кулда – хәтта дөнья яме.

"Рәхмәтем" дип кабул итегез Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре табигатьнең шау чәчәккә күмелгән, әле сандугачлар тынмаган, кошлар инде бала очырган, җаннарга тынычлык өсти торган сихри яшеллеккә әле бер саплам да сары төшмәгән вакытка туры килә. Җиһан сезнең күңелләрнең матурлыгын шулай тасвирлый. Ирек Нуретдинович, Илдус Котдусович, Гөлназ Фәезовна... Һәм соңгы елда миңа...

"Рәхмәтем" дип кабул итегез

Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре табигатьнең шау чәчәккә күмелгән, әле сандугачлар тынмаган, кошлар инде бала очырган, җаннарга тынычлык өсти торган сихри яшеллеккә әле бер саплам да сары төшмәгән вакытка туры килә. Җиһан сезнең күңелләрнең матурлыгын шулай тасвирлый.
Ирек Нуретдинович, Илдус Котдусович, Гөлназ Фәезовна... Һәм соңгы елда миңа сират күперен үтәргә булышкан барча шәфкать ияләре!
Ак чәчәкләр сезгә юлдаш булсын,
Шаулап-гөрләп бәйрәм итегез.
Шушы кыска гына шигыремне
"Рәхмәтем" дип кабул итегез.
Сезнең ничек кирәк икәнлекне
Аңлыйбыз шул бары авырткач,
Рәхмәт әйтергә дә өлгермичә,
Ашыгабыз өйгә, савыккач.
Бар дөньяны кара болыт булып,
Авыртулар каплап киткәндә,
Сезнең куллар ярдәм булып килә,
Өмет булып, хәлең беткәндә.
Җаннарыгыз һәрчак тыныч булсын,
Аерым хәсрәт сезгә килмәсен,
Сезгә тиеш бары матур сүзләр!
Сезне язмыш үзе зурласын.
Дөньядагы һәрбер изгелектән
Өлеш алып йөзем ашагыз,
Авыртмагыз бер дә, бәхет белән
Муллыкка күмелеп яшәгез!
Зур ихтирам белән, Люция Зиннурова.
Сарман аны үз итте
"Ходай сәламәтлеген биреп, әле тагын күп еллар эшләргә язсын", - ди Сарман халкы аның хакында. Район үзәк хастаханәсе табиб-эндокринологы Фатыйма Сәхабетдинованы халык шулай үз итә, хөрмәт итә.
Фатыйма ханым Төрекмәнстанда туып үсә, мәктәпне "5" билгеләренә генә тәмамлап, Сәмәрканд медицина институтына укырга керә, хезмәт юлын Бохара шәһәрендә башлый. 1983 нче елда ул Сарманга кайта. Тырышлыгы, белемле, авыруларга игътибарлы булуы белән тиз арада халык хөрмәтен казана. Ә хезмәттәшләре аны үз эшен төгәл башкаруы, ярдәмчеллеге, четерекле хәлләрдә югалып калмавы, һәр авыруга вакытында һәм дөрес диагноз куя алганы өчен ихтирам итәләр. "Ул үзенә дә, коллегаларына карата да таләпчән һәм һәркемнең хәленә керә белә", - диләр алар.
Тырыш хезмәте өчен Фатыйма Фәтхиевна хастаханәнең Рәхмәт хатларын алган, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, район Советының Почет грамоталары белән бүләкләнгән, "Хезмәт ветераны" дигән исемгә лаек булган.
Әниләр дә ярата үзен
Зөлфия Саликова хезмәт юлын Пермь өлкәсендә башлый. 1993нче елда ул туган якларына кайта һәм шуннан бирле үзәк шифаханәдә участок педиатры һәм балалар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Ул - югары категорияле табиб-педиатр. Зөлфия Раиловна участокта балаларның авыруларын кисәтү, сабыйларның дөрес үсешенә юнәлдерелгән профилактика чаралары үткәрә, бәби туганчы ук патронаж уздыра, йөкле хатыннарның сәламәтлеге, аларның тормыш шартлары белән кызыксына. Җитлекми, патология белән туган, социаль яктан авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга аеруча игътибар бирә. Табибә һөнәри осталыгын, белемен арттыру өстендә даими эшли, күп тапкырлар Казан дәүләт медицина университетында белем күтәрү курсларында булды. Игътибарлы, ярдәмчел, ачык йөзле һәм киң күңелле бу ханым - балаларның да, аларның әти-әниләренең дә яраткан табибәсе. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен З.Саликова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Йөзе - ачык, теле - татлы
Үзәк хастаханәнең физиотерапия кабинетына дәваланырга йөрүчеләр Сәмига Закированы яхшы беләләр. Эш сөючәнлеге, үз вазифаларына җаваплы каравы, төгәллеге, кеше хәленә керә белүчәнлеге белән авыруларның да, хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулады ул. Эшләү дәверендә күп санлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Быел С.Закировага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ул - күпләрнең кендек әбисе
Гөлсирин Гыймазова - үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлегенең иң тәҗрибәле акушеркаларының берсе. Биредә ул 1982 нче елдан хезмәт куя. Үз-үзенә таләпчән, эшенә бар күңел җылысын бирүче, ачык йөзле, ярдәмчел Гөлсирин Нәҗиповна әниләрнең генә түгел, барлык район халкының хөрмәтен яулады. Аңа һәрчак бүгенгедәй рәхмәтләр генә ишетеп, хезмәтендә макталып яшәргә язсын.
30 елдан артык - Җәлилдә
Памир Степанов тумышы белән - Теләнче Тамак авылыннан. 1971нче елда, урта мәктәп тәмамлаганнан соң, ул Казан Дәүләт медицина институтына укырга керә. Аны табиб-стоматолог белгечлеге буенча тәмамлый. 1978нче елдан Җәлил район больницасында стоматолог-терапевт, 1999нчы елдан стоматолог-хирург булып эшли.
Туган якта тапты бәхетен
Карашай Саклау авылында туып-үскән Дания Әхмәтшина, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама медицина училищесында белем ала. Үзенең хезмәт юлын туган якларында - Яңа Саклау фельдшерлык-акушерлык пунктында башлап җибәрә. Бүгенге көндә - Чураш фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире. Һәр яңа көн медицина хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куя: авыруларны кисәтү һәм дәвалау, диагностика үткәрүдә заманча технологияләр кертү, заманча җиһазлар белән эшләүне үзләштерү өчен белемнәрне даими күтәрү сорала. Д.Әхмәтшина үз алдына куелган бурычны намус белән үти. Тыйнак, сабыр шәфкать туташын коллективта да, авыл халкы да нык хөрмәт итә. Намуслы хезмәте өчен ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды.
Югары категорияле белгеч
Раушания Ахунова 1986 нчы елда Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап, хезмәт юлын район үзәк больницасының бала тудыру бүлегендә акушерка булып башлый. 1992 нче елдан Каташ Каран фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире вазифасын башкара. Раушания Салихҗановна - авыруларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган югары категорияле белгеч. Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен, ул күп мәртәбәләр төрле бүләкләргә, шул исәптән, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Җылы сүзе, тәмле теле, кешелеклелеге, әдәпле, игътибарлы булуы белән авырулар һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт һәм ихтирам казанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев