Безнең пиратлар икенче урынны яуладылар
.
Бүген Мамадыш шәһәрендә традицион Бөтенрәсәй креатив чаналар фестивале үтте. Анда барлыгы 37 команда чыгыш ясады. Безнең район данын Ләшәү Тамакның легендар "Сарман районы пиратлары" командасы яклады. Алар, уңышлы чыгыш ясап, «Докатились» номинациясендә 2 урынны яуладылар. Көчле рухлы, максатчан команданы җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә бөек үрләр телибез.
Альбина Сабирова язмасы
Фотолар - Ринат Дәүләтов архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев