САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Безгә синдә ошый, көллият!"

4 нче апрельдә Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә һөнәри-техник белем бирү учреждениеләре КВН лигасының финалы булды. Анда зона бәйгеләрендә җиңгән унике команда арасында Сарман аграр көллиятенең «Понабрали» командасы да катнашты һәм беренче урынга чыкты. Бүгенге көндә команда составында Руслан Гайнетдинов (команда капитаны), Муса Измайлов, Дмитрий Власов, Зарина Хуҗина, Радик Габделхаков,...

4 нче апрельдә Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә һөнәри-техник белем бирү учреждениеләре КВН лигасының финалы булды.
Анда зона бәйгеләрендә җиңгән унике команда арасында Сарман аграр көллиятенең «Понабрали» командасы да катнашты һәм беренче урынга чыкты. Бүгенге көндә команда составында Руслан Гайнетдинов (команда капитаны), Муса Измайлов, Дмитрий Власов, Зарина Хуҗина, Радик Габделхаков, Фирдар Гыйләҗев, Фәрит Шакиров уйный. Команданың ике уенчысы - Руслан белән Муса Татарстан студентлары лигасының һөнәри-техник белем бирү җыелма командасы составында уйныйлар.
Районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм КВН хәрәкәтен җәелдерүгә зур өлеш кертүләре өчен команда һәм аның җитәкчесе - көллият директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Илгизәр Гаделшинга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сарман аграр көллияте район авылларының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Укучылар көллиятнең заманча җиһазланган кабинетлары, һәрвакыт тәмле ашлы ашханәсе, музее, техникалары, уку системасы белән таныша алдылар. Концерт номерлары һәм "Понабрали" КВН командасының чыгышлары да килгән укучыларның, укытучыларның күңелләренә хуш килде.
Без алардан көллият турында фикерләрен дә сораштык.
Ислам Сәитов, Александровка мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы:
- Миңа көллият бик ошады. Паркта "вождение" үттек. КВН командасының чыгышы бик шәп булды. Гомумән, "Ачык ишекләр көне" кызыклы һәм эчтәлекле узды. Монда укырга була.
Алсу Газизова, Кәүҗияк мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы:
- Көллият бик ошады. Бигрәк тә ашарга пешерү, кондитер бүлмәләре. Укучыларының тәртипле булулары, бүлмәләрнең чисталыгы, заманча җиһазланган кабинетлар, концерт һәм ачык йөзле укытучылар.
Гөлнара Газизова, Әлмәт мәктәбенең география укытучысы:
- Минем көллияткә "Ачык ишекләр көне"нә беренче килүем. Безнең авылдан монда укучылар күп. Яратып укыйлар. Бүген мин 10 укучыны алып килдем, аларның яртысы көллияттә укырга тели.
Асия Хәбибуллина, аграр көллиятнең рус теле укытучысы, методик берләшмә җитәкчесе:
- Сарман аграр көллияте заман сулышын тоеп, җәмгыятькә кирәкле, конкурент булырдай белгечләр әзерләп чыгара. Көллиятнең укучылар фәнни советы да нәтиҗәле эшли. Укучыларыбыз иҗади эшләргә теләп алыналар, укытучылар һәм мастерлар җитәкчелегендә республика һәм Россия күләмендә олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, дипломант, лауреат исемнәрен алалар. Укыту процессында яңа педагогик технологияләр, инновацион форма һәм алымнар куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.
Гомумән, көллияттә барлык уку-укыту процессы яхшы белемле, һөнәри әзерлекле, югары технологик тармакта эшли алырлык белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән.
Көллиятнең Җәлил филиалында алтмыш алты студент укый. Аларга дүрт мастер һәм фән укытучылары белем бирә. Биредә 9 нчы сыйныфтан соң авыл хуҗалыгы механизаторы һөнәрен үзләштерәләр. Ике ел да алты ай укып, башлангыч һөнәри белем, өч ел да ун ай укып, урта һөнәри белем алырга мөмкин. Һөнәрне бөтен нечкәлекләре белән өйрәнү өчен, филиалда барлык шартлар тудырылган. Кабинетлар заманча җиһазландырылган, «МТЗ-80», «ДТ-75» тракторлары, «КамАЗ» һәм җиңел автомобильләр бар. 1983 нче елдан эшләү дәверендә филиал 1000нән артык укучыны олы тормыш юлына озаткан. Филиалда Азнакай, Әлмәт, Мөслим районнарыннан килеп укучылар да бар. Сарманда укучыларның «географиясе» тагын да киңрәк. Дмитрий Власов, әнә, Менделеевск шәһәреннән. 2009 нчы елда хәрби комиссариат аша машина йөртергә өйрәнүчеләр төркемендә укып, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет 2011 нче елда яңадан бирегә килгән. «Миңа биредә укыту методикасы да, үзара мөнәсәбәтләр дә ошый. Рәхәт итеп аралашабыз», - ди ул. Дмитрий яхшы укый, тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, көллиятнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Былтыр «Безнең кулларда - киләчәк» дип исемләнгән республика конкурсында катнашып, «Күңел тарткан һөнәрем» номинациясендә җиңүгә ирешкән. 2012 нче елдан көллиятнең КВН командасында уйнаучы Дмитрий «Мизгел» бию төркемендә дә шөгыльләнә.
Биергә яисә җырларга мәҗбүр итү дигән нәрсә юк монда. Теләгән һәркем сәләтен күрсәтә ала. Бик күпләрнең сәләте нәкъ менә көллияттә ачыла. Алан авылыннан килеп укучы Муса Измайлов та - шундыйларның берсе. Ул җырларга ярата. Пешекче-технолог булырга укучы егетнең әти-әнисе - Кырым татарлары. Әтиләре Исаның мавыгуы, ягъни хоббие булган пешеренү Мусага да, абыйсы Алига да күчкән. Көллиятне шушы ук белгечлек буенча тәмамлаган абыйсының да (ул бүген армия сафларында хезмәт итә) җырга сәләтен көллияттә генә күреп алганнар. Ни өчен бу уку йортын сайлавы белән кызыксынгач, янәшәдә генә булган шундый мөмкинлекләрдән (күптөрле һөнәрләр үзләштерү, тулай торак, стипендия, бушлай туклану, төрле секцияләр, түгәрәкләр һ.б.) файдаланмау «гөнаһ» булыр иде, дип җаваплады ул. Көллиятне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең өченче курсына бюджет бүлегенә укырга керү мөмкинлеге дә бар. Муса шулай ук КВН командасында уйный.
Көллият уздырган «Ачык ишекләр көне»ндә алган кичерешләре турында Ләшәү Тамак мәктәбе укытучысы Венера Хәсәнова болай ди: «Безне көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов ачык йөз белән каршы алды. Иң элек җылы гаражларда торучы техникалар белән таныштык. Аннан көллият буенча экскурсия булды. Укыту-тәрбия эшчәнлегендә мультимедиа чараларына нигезләнгән заманча технологияләр, иң яңа җиһазлар белән комплектланган кабинетлар, мастерскойлардагы техникалар, алардагы тәртипне күреп, төп һөнәреңне үзләштерү өстенә, транспорт чараларын йөртергә өйрәнү һәм таныклык алып чыгу мөмкинлеге булуын һәм башка күп нәрсәләр белеп, менә дигән концерт карап, ашханәдә сыйланып, искиткеч кичерешләр алдык анда. Безнең мәктәптән көллияткә барырга теләүчеләр, һичшиксез, булачак».
Иске Кәшер авылында яшәүче Рәсимә һәм Мулланур Сөләймановларның уллары Илнур да аграр көллиятне тәмамлаган. Бүгенге көндә икенче уллары - Илназ шушында укый. «Мин үзем дә шунда укыдым. Ул чакта училище иде. Егерме бер ел тракторда эшләдем, - ди Мулланур. - Илнур җырлый. Ә Илназыбыз күбрәк спортка тартыла. Көллияттә аның белән шөгыльләнү өчен, менә дигән мөмкинлекләр бар». Сөләймановлар - сәнгатькә гашыйклар, гаиләләре белән сәхнә тоталар. Мулланур - Иске Кәшер халык театрының алыштыргысыз артисты.
Көллият коллективының һөнәри юнәлеш бирү кысаларында авылларда һәм Җәлил бистәсендә очрашулар уздыруы турында инде язган идек. Аларда көллият турында мәгълүмат бирелде, видеофильм күрсәтелде, концерт куелды. Концертлар зур уңыш белән үтте, аграр һәм сәнгать көллияте дигән исем бирсәң дә артык булмас, диючеләр булды алардан соң. Укучылар белән беррәттән, сәхнәгә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Илгизәр Гаделшин, техник хезмәткәр Искәндәр Бакиев кебек җырга осталарның чыгуы исә коллективның тату, бердәм булып яшәве һәм эшләве турында сөйли. Моны сәхнәдән көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов үзе дә әйтте.
«Ачык ишекләр көне», авылларда һәм Җәлил бистәсендә узган очрашулар бик күпләрдә җылы тәэсирләр калдыргандыр, киләчәккә һөнәр сайлауда уйланырга мәҗбүр иткәндер, дип уйлыйбыз. Һәрхәлдә ул очрашулар безгә ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев