САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без көчле, бердәм халык, - ди Сарман урта мәктәбе коллективы +ВИДЕО

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.

Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Сарман - илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Сарманлылар буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Әлеге дата уңаеннан гына түгел, һәрдаим мәктәбебездә төрле чаралар үтә. Без төрле милләт укучылар дустанә мөнәсәбәттә, бердәм. Алга таба да тырышлыгыбыз, дуслыгыбыз, хезмәт сөючәнлегебез белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертербез дигән өметтә калам. 
Гөлназ Сабирҗанова язмасы, Нариманова Нәзирә видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев