САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бу җирдә яшисе

Авылны бердәмлек яшәтә Азалак авыл җирлегендә былтыр җыелышта Юлтимернең Үзәк урамында су проблемасын күтәргәннәр иде. Авыл җирлеге башлыгы Тәзбир Гәрәев әйтүенчә, анда билгеле бер күләмдә эшләр башкарылган, тик алар көткән нәтиҗәне бирмәгән. Шуңа күрә биредә быел да эшләр бар әле. Янгынга каршы чара буларак, Юлтимердә буа буылган, авылларда урам утларының...

Авылны бердәмлек яшәтә
Азалак авыл җирлегендә былтыр җыелышта Юлтимернең Үзәк урамында су проблемасын күтәргәннәр иде. Авыл җирлеге башлыгы Тәзбир Гәрәев әйтүенчә, анда билгеле бер күләмдә эшләр башкарылган, тик алар көткән нәтиҗәне бирмәгән. Шуңа күрә биредә быел да эшләр бар әле. Янгынга каршы чара буларак, Юлтимердә буа буылган, авылларда урам утларының саны арттырылган, үзәктән читтәге урамнарга вак таш җәелгән. Юлтимердә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл яңартылган, башка авыллардагылары да төзекләндерелгән. Чистару икеайлыгы нәтиҗәләре буенча җирлек район күләмендә дүртенче урынга лаек, дип табылган. Болар турында сөйләгәндә, авыл җирлеге башлыгы әле чүпне теләсә кая түгүчеләрнең һаман барлыгын әйтеп, моның өчен штрафлар күләменең күтәрелүен дә искә алды. Бер-ике мәртәбә 5000 сум күләмендә штраф түләсә, билгеле, чүп түгү урынының кайдалыгын бик тиз "исенә төшерәчәк" кеше. Быел республикада экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы булуын да искә алсак, бу юнәлештә тәртип урнашыр, дигән өмет бар.
Узган ел Азалак авылы халкы өчен зур вакыйга булды - авылда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Моңарчы балалар бакчасының бер бүлмәсендә эшләгән пункт барлык уңайлыклары булган яңа биналы булды. Быел Шыгайдагы медпунктка капиталь ремонт уздыру планлаштырыла.
Авыл җирлегенә караган өч авылда 421 хуҗалыкта 1017 кеше яши. Халык мал-туар асрап, үзеннән арткан продукцияне сатып, өстәмә табыш алып көн итә. Өчәр һәм күбрәк тә сыер тотучылар бар. Алар, мәсәлән, Фәндия Шәймәрданова - 102, Илдар Закиров - 112, Миләүшә Әшрафуллина 155 центнер сөт саткан. Халык район үзәгендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә узган ярминкәләрдә актив катнашкан. Җирлектә гаилә фермалары булдыру юнәлешендә дә эш бара. Юлтимердә Илдар Закировның гаилә фермасында 30 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Азалакта Ирек Рәхмәтуллин куян үрчетү белән шөгыльләнә башлаган.
Мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният учаклары, китапханәләрнең дә күркәм эшләре шактый. Алар, гомумән, җирлектәге барлык оешмалар, ветераннар советы, агрофирма, бербөтен коллектив булып, аңлашып эшлиләр. Җирлектә урнашкан кирпеч заводы, "Дружбанефть"нең Нөркәй участогы җитәкчеләре, эшмәкәрләр, авылдан читтә яшәсәләр дә, аны онытмаучы авылдашларына рәхмәт сүзләре дә яңгырады җыелышта. Авылны шулай олы бер гаилә кебек яшәве яшәтә дә инде.
Җыелышта район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев (сулдагы рәсемдә), полициянең участок уполномоченные Айгөл Дәүләтҗанова катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Энҗимә Габдрәхимова.
Табигате дә матур, эше дә
Югары Чыршылы, Түбән Чыршылы, Усай, Үрнәк авылларын берләштергән Югары Чыршылы авыл җирлегендә 335 кеше яши. Бу авыл - районда искиткеч матур табигате, төзеклеге белән аерылып тора торган авылларның берсе. Узган ел 2 гаилә йорт салып кергән, тагын 3 йорт салына. Үлем-китем туучылардан артыграк булса да, күп балалы 6 гаилә бар. Аларның 4 се җир участогы сорап гариза язган.
Авыл халкы авылны яшелләндерү, зиратларны төзекләндерү эшләрендә актив катнаша. 36 кеше ЛПХ кредиты алган, 16 кеше үз эшен ачып җибәргән, фермер хуҗалыклары эшли. Кредит алмыйча, үз көчләре белән күпләп мал асраучылар, каз үстерүчеләр дә бар. Бер яшь гаилә авыл хуҗалыгы программасы буенча өй салган.
Авылның авыл өчен янып яшәүче, һәр эштә ярдәм кулы сузучы кешеләре бар. Ардыханов Фиргать һәм Илнурлар үз инициативалары белән Югары Чыршылының чокырлы урыннарын бетон белән тигезләгәннәр. Авыл мулласы тынгысыз Әхсән абый да - мәчет өчен, авыл өчен зур көч куючы кеше. Ул һәр елны нинди дә булса инициатива белән чыга, эшне башлап йөри. Соңгы елларда мәчет нык кына төзекләндерелде: мәчет, зират профнастил койма белән әйләндерелде, зират өе салынды. Әхсән абыйның киләчәккә планнары тагын бар әле. Ул да мәчет эшләрендә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтте. Үрнәк авылы мәчетен төзеп бетерү өчен дә иганәчеләр табылган. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов үз чыгышында бу эшләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Ә инде бәйрәмнәр үткәргәндә, "Нөркәй" агрофирмасы ярдәм итә.
Бурычларга килгәндә, болар - искергән су линияләрен алыштыру, күчемсез милекне теркәүне төгәлләү. Башлык киләчәктә дә авылның матурлыгын, чисталыгын саклауда җирлек халкын актив булырга, бергәләп эшләргә чакырды.
Кәүҗияктә кыш көне дә Сабантуй гөрли
Кәүҗияк, Бикмәт, Петровка б/к авылларын берләштергән Кәүҗияк авыл җирлеген дә халык саны буенча кечкенәләрдән дип әйтеп булмыйдыр. Биредә өч авылда 611 кеше яши. 14 күп балалы гаилә бар. Бу җирлек халкы элекке еллардан ук тырышлыгы, авылның төзеклеге белән дә аерылып тора.
Авыл халкы дәүләт биргән мөмкинлекләрдән уңышлы файдалана. 12 гаилә ЛПХ кредиты алган, терлек, авыл хуҗалыгы техникасы булдырган, абзар-кура яңарткан. Шәхси хуҗалыкларда 200 дән артык мөгезле эре терлек асрала. Раил Хәлиуллин, Мәхмүт Галимуллин, Әнәс Газизов - иң күп мал тотучылар. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты уңышлы гына эшләп килә. Аларның матди-техник базасы баетыла, биналар төзекләндерелә. Мәдәният йортында, әйтик, шактый күләмле ремонт эшләре башкарылган. Бу эштә бюджет оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, авыл яшьләре актив катнашкан. Яңа ел бәйрәмен бик матур итеп үткәргәннәр, гөрләтеп Кышкы Сабантуй уздырганнар. Авыл җирлеге башлыгы Флюр Әхмәтгәрәев авыл халкы исеменнән район җитәкчелеге, мәдәният бүлеге, "Весна" җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Нуруллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кәүҗияклеләр мәктәпне төзекләндерүдә күрсәткән ярдәме өчен депутатлары Илдус Юнысовка да рәхмәтле. Җирлектә өч авылда да медицина хезмәткәрләре бар. Су хуҗалыгы "Светводканал"га күчерелгәч, су проблемалары да хәл ителгән. Урам утлары, чүплекләр, зиратлар, чишмәләр дә игътибардан читтә калмый. Мәчетне төзекләндерү, зират өенә бура кайтару, балалар бакчасы юлына таш җәйдерүдә авылдашлары Нияз Ясәвиев зур ярдәм күрсәткән. Депутат Илгизәр Хәертдинов ярдәме белән зиратка чүп савытлары куелган. Авыл урамнарына теркәү, зиратларга межевание уздырыла. Әйе, авылларда бер-бер артлы алга килеп баскан бурычлар хәл ителеп барыла, ел саен шактый эшләр башкарыла. Шулай булгач, Бикмәт белән Петровка б/к урамнарына таш түшәләчәге дә бәхәссездер.
Әтиләр васыять иткәнчә
Ләке авылы җирлегенә Ләкедән тыш Ферма Сәвекле, Дружба, Язикәү кебек кече авыллар да керә. Биредә дә авылны яшәтү, үстерү, тормыш-көнкүрешне тагы да матуррак итү өчен күп эшләнә. Җирлектә уздырылган җыелышта авыл җирлеге башлыгы Валерий Афанасьев боларның барысы хакында да җентекләп сөйләде. Җирлектә мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, медпункт, китапханә кебек халык өчен кирәкле барлык оешмалар да бар. Иң кече авылларның берсе булган Дружбада да кибет ачылган. Авыл халкы кредитлар ала, мал асрый, терлек үрчетә, гаилә фермасы төзи. Яшелләндерү, зиратларны төзекләндерү кебек эшләрдә актив катнаша. Авыл халкы ярдәме белән Дружбада зират йорты өчен бура булдырылган. Иганәче авылдашлары күп булу белән дә аерылып тора бу җирлек. Әтисе васыятен үтәп, Александр Глонин ике иптәше белән Язикәү зиратын әйләндергән, матур итеп буяп куйган. Авылдашлары Федор Андриянов ярдәме белән Ләкедә дә шундый ук эш башкарылган. Бу эшне зиратны карап торучы Григорий Степанов оештырган, башлап йөргән. Леонид Осипов, Виталий Аксаков, Олег Бормотин төзекләндерү эшендә бик актив булганнар. Ләкедә Владислав Степанов кибет җиткереп килә. Ләкедә чиркәү төзелеше бара. Аның төп спонсоры - шушы авыл егете Александр Андров. Ләке мәдәният йорты каршында күп еллардан бирле "Игәнә" ансамбле эшләп килә, төрле дәрәҗә конкурсларда катнаша, урыннар ала. Ансамбльнең яшь җырчысы Лиана Антонова да танылып килә, республика-күләм конкурсларда инде үзен күрсәтте. Бүгенге көндә авыл җирлеге урамнарны, рәсмиләштерелмәгән күчемсез милекне теркәтү, зиратлар, Язикәү буасын межалау белән мәшгуль. Җыелышта халык Ләке мәдәният йортын зурайту, Дружбада медпункт ачу турындагы үтенечен дә җиткерде.
Авыл җирлекләрендә уздырылган җыелышларда район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова, башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов (өстәге һәм уңдагы рәсемнәрдә) катнашып, район тормышы белән таныштырдылар. Полициянең участок уполномоченныйлары район һәм җирлектәге криминоген хәл турында сөйләделәр.
Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев