Ә Сарманда 2007дән бирле шулай йөриләр
Ставрополь өлкәсенең Кара-Түбә авылында булган аңлашылмаучанлыктан соң, мәктәп формасына карата дәүләт тарафыннан игътибар артты. Беренче сентябрьдән илебезнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен бердәм форма кертеләчәк. Форманың фасонын һәм төсен мәктәп әти-әниләр белән берлектә сайлаячак, шул исәптән - яулык бәйләү-бәйләмәү мәсьәләсен дә. Кара-Түбә мәктәбе директоры Марина Савченкога укучы кызларның яулыктан...
Ставрополь өлкәсенең Кара-Түбә авылында булган аңлашылмаучанлыктан соң, мәктәп формасына карата дәүләт тарафыннан игътибар артты. Беренче сентябрьдән илебезнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен бердәм форма кертеләчәк.
Форманың фасонын һәм төсен мәктәп әти-әниләр белән берлектә сайлаячак, шул исәптән - яулык бәйләү-бәйләмәү мәсьәләсен дә. Кара-Түбә мәктәбе директоры Марина Савченкога укучы кызларның яулыктан йөрүләре ошамый, һәм ул мәктәпкә яулык бәйләп йөрүне тыя. Аннан яулык бәйләп йөргән кызларның әти-әниләре исеменнән адвокат Морад Мусаев судка мөрәҗәгать итә. Суд "мәктәпләр - дөньяви, шуңа күрә укучыларга яулыктан йөрү тыела", дигән карар чыгара. Безнең Сарман районы мәктәпләрендә формадан йөрү 2007 нче елда кертелде. Һәм бу мәсьәләдә бернинди каршылыклар да күзәтелгәне юк.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 9 нчы июльдә үткән брифингта бу уңайдан бирелгән сорауга: "Безнең татар милли традицияләребез дә бар бит. Шуңа күрә андый җирләр бар икән, йөрсеннәр. Аңа нәрсә әйтәсең, бүген мәктәп кырында торып, "яулыгыңны сал", дип торып булмый. Гаиләдә бала шулай милли рухта тәрбияләнгән икән, ул шулай дәвам итәчәк. Мәктәпкә бармаса-бармас, әмма ул аны ташламаячак. Мин монда проблема күрмим. Юк җирдән проблема ясамаска кирәк", - дип җавап бирде.
Сарманлылар мәктәп формасы хакында нәрсә уйлый?
Динара Валеева:
- Безнең мәктәптә форма киеп йөрү күптәннән инде. Минем уйлавымча, мәктәпкә формадан йөрергә кирәк. Балалар төрле-төрле киенә башласа, ни була инде ул? Мин инде, яшь кеше буларак, формасыз йөрер идем, ләкин уку вакытында бу бик уңайлы булыр, дип уйламыйм.
Римма Мөхәмәдьянова:
- Әлбәттә, форма кирәк. Мәктәпкә баргач, мәктәп формасы булырга тиеш, дип уйлыйм. Без үзебез дә формадан йөрдек, бик уңайлы, кыйммәт тә түгел. Төрле бәядә алып була. Минем улым гына никтер форма кияргә теләми, яратмый. Менә аның белән бик авыр. Ачуланып, кидертеп җибәрәм!
Аллага шөкер, Сарманыбызда форма белән яулык бәйләп йөрүче кызларга, кайбер төбәкләрдәге сыман, тискәре караш булганы юк.
Сөмбел Сәетгәрәева:
- Яулык бәйләгәнгә сүз әйтүче булмады, ләкин форма кияргә туры килде. Укытучылар минем яулык бәйләгәнемне бик хуплыйлар иде һәм алар ягыннан мин бары тик ягымлы сүзләр ишетә идем.
Мәктәп формасы укучыны дисциплинага, тәртипкә һәм пөхтәлеккә өйрәтә. Төрле социаль катлауларны да тигезли. Мәктәпләребездәге мохит һәм белем бирү системасы балаларны шәхес буларак үстерүгә юнәлтелсә, кием генә укучыларның индивидуальлеген бетерә алмый.
СанПин таләпләре
Форма өчен тукыманың сыйфатына аерым игътибар биреләчәк. Составында киҗе мамык, вискоза, йон, полиэстер, лавсан һәм нейлон булган тукымалар ярый. Мәктәп формасының күлмәкләрендә синтетика 35 проценттан, ә костюмнарында - 55 проценттан артмаска тиеш.
Суз уңаеннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев