Реклама
Җәмгыять
Бөек бәйрәм
Сез тугыз мең идегез Менә җиргә тагын ул көн килде - шатлыклы күз яшьле Җиңү көне. Тугыз меңнән артык ул һәм кызларын яуга озатып, аларның бары тик ике меңен генә көтеп алган сарманлылар да бу көнне зур дулкынлану белән каршыладылар. Авылларда ветераннарны хөрмәтләүләр 8 нче майда узды, 9 нчы майда...
Сез тугыз мең идегез
Менә җиргә тагын ул көн килде - шатлыклы күз яшьле Җиңү көне. Тугыз меңнән артык ул һәм кызларын яуга озатып, аларның бары тик ике меңен генә көтеп алган сарманлылар да бу көнне зур дулкынлану белән каршыладылар. Авылларда ветераннарны хөрмәтләүләр 8 нче майда узды, 9 нчы майда алар район үзәгенә җыелдылар.
Канга буялса да, тапланмады
Ватан алдындагы антыбыз,
Салют бирә горур тупларыбыз,
Без кайтабыз, -
Каршы алыгыз!
Якташыбыз, фронтовик шагыйрь Әзһәр ага Габиди бу юлларны шул ерак 1945 нче елда язган. Әйе, алар илгә Җиңү белән кайттылар. Тик Ватан азатлыгы өчен яуга кергәннәрнең күбесе чит җирләрдә ятып калып, илгә аларның Батыр дигән исемнәре генә әйләнеп кайтты. Туган якларын, якыннарын яңадан күрү бәхетенә ирешкәннәрнең дә бүген бары җитмеш дүрте генә арабызда инде. Былтыр Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдән соң уналты ветеран бакый дөньяга күчкән. Фронтовикларның алтмыш сигез ел буена төзәлмәгән йөрәк яралары бәйрәм көнендә янә бер кат яңара, алар башларыннан кичкәннәрне тагын-тагын да барлыйлар, һәлак булган солдат дусларын искә алалар.
Ветераннарны хөрмәтләү, яу кырларында ятып калган, кайткач вафат булган сугышчыларны искә алу, елдагыча, Сарманның Ял паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашлар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында булды. Бәйрәм хәрби парад белән башланды. Матур гадәт буенча, районның оешма, учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәпләр һәм көллият укучылары тезелгән сафларның алгы рәтләренә баскан ветераннар үзәктән паркка менделәр. Парадта катнашучылар тынлы оркестр маршы астында тигез сафларда үткәндә, ветераннарның күзләре яшьләнде. Андый күз яшьле мизгелләр бәйрәм дәвамында күп булды. Театральләштерелгән тамаша, котлаулар, арабыздан киткән сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алу, автоматлар залпы, мемориальгә чәчәкләр, такыялар салу… Шулай да күпме генә сөйләсәк, нинди генә эшләр башкарсак та, ветераннарга булган рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерерлек түгел.
- Хөрмәтле фронтовиклар, тыл батырлары! Бүген без - сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз чиксез рәхмәт белән алдыгызда баш иябез, - диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров. - Сарманлылар зур югалтулар белән яулап алынган тыныч көннәрнең кадерен белә. Ветераннарның тормыш шартларын яхшырту буенча, шулай ук җитештерү тармакларында нәтиҗәле эш алып барыла… Сезнең - илебезне һәм барлык кешелек дөньясын фашизмнан коткарган батырларның даны мәңгелек! Сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет телим.
Шифалы яңгырлардан соң яшәреп калган табигать, җылы нурлары белән күңелләрне дә җылытырга теләп елмайган кояш та бәйрәм көненә матурлык, ямь өстәделәр. Ял паркы төрле чаралардан гөрләп торды. Ветераннарны соңыннан чәй табыны янында хөрмәт иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев