САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИга анализ ясадылар

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, татар теленнән быел имтиханны 9нчы сыйныфлар арасында шактый укучы сайлаган.

Рус теле белән физикадан быелгы күрсәткеч узган елгыдан 2,82 һәм 2,48 баллга түбәнрәк. Алар шулай ук республиканың уртача күрсәткеченнән дә түбәнрәк булган. Биология белән тарих фәннәре буенча нәтиҗәләр узган елгыдан шулай ук бераз гына түбәнрәк, ә республика нәтиҗәләре белән чагыштырганда, биология буенча түбәнрәк, тарих буенча бераз гына югарырак. Химия һәм информатика фәне күрсәткечләре исә узган елгыдан шактыйга – 8,17 гә һәм 8,33, ә инглиз теленнән 14,49 баллга түбәнрәк. Химия буенча нәтиҗәләр республика күрсәткеченнән бераз югарырак, информатикадан һәм инглиз теленнән - түбәнрәк. Профильле математика буенча үсеш +7,89 балл тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән дә югарырак. База математикасы буенча да республика алдында йөз кызарырлык түгел. Җәмгыять белеме, рус әдәбияты буенча республика күрсәткечләреннән бераз гына калышсак та, нәтиҗәләр узган елгыдан яхшырак. Шулай итеп, быел барлыгы 163 укучы бердәм дәүләт имтиханы биргән һәм барысы да аттестат алган. Бердәм дәүләт имтиханын татар теленнән сайлаучы укучы булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев