САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яңа ел бәйрәме уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итә

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар! 2017 ел­ның са­нау­лы гы­на сәгатьләре ка­лып ба­ра. Без, та­гын бер ел­ны та­рих­ка кертеп, ал­га ат­лый­быз, үт­кән­нәр­гә нә­ти­җә­ләр ясый­быз. Ел дә­ва­мын­да ра­йон­да 29 рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру бу­ен­ча мак­сат­чан эш алып ба­рыл­ды. Яңа со­ци­аль объ­ект­лар тө­зү­не, ре­монт эш­лә­рен ак­тив рә­веш­тә дә­вам ит­тек. Юл­лар тө­зү, чис­та су бул­ды­ру, то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы...

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар!

2017 ел­ның са­нау­лы гы­на сәгатьләре ка­лып ба­ра. Без, та­гын бер ел­ны та­рих­ка кертеп, ал­га ат­лый­быз, үт­кән­нәр­гә нә­ти­җә­ләр ясый­быз.

Ел дә­ва­мын­да ра­йон­да 29 рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру бу­ен­ча мак­сат­чан эш алып ба­рыл­ды. Яңа со­ци­аль объ­ект­лар тө­зү­не, ре­монт эш­лә­рен ак­тив рә­веш­тә дә­вам ит­тек. Юл­лар тө­зү, чис­та су бул­ды­ру, то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы проб­ле­ма­ла­рын чи­шү, ра­йо­ны­быз­ны яшел­лән­де­рү прог­рам­ма­ла­ры - бо­лар ба­ры­сы да агым­да­гы ел­да игъ­ти­бар үзә­ген­дә тор­ды­лар.

2017 ел Та­тарс­тан­да Эко­ло­гия һәм иҗ­ти­ма­гый киң­лек­ләр елы бу­ла­рак уз­ды. Бу без­гә ра­йо­ны­быз­ны ма­тур­лау, тө­зек­лән­де­рү юнә­ле­шен­дә күп эш­ләр баш­ка­ру өчен зур сти­мул бир­де. Эш­лә­гән эш­лә­ре­без - ба­ры­гыз­ның да күз ал­дын­да. Илек ел­га­сы ярын­да ял итү пар­кы зо­на­сын­да эш­ләр­не дә­вам ит­тек, Мин­зә­лә ел­га­сы пло­ти­на­сын, яр­ла­рын ны­гы­ту бу­ен­ча кы­зу эш бар­ды. Ра­йон үзә­ген­дә Ле­нин ура­мын, ки­но­те­атр мәй­да­нын тө­зек­лән­де­рү, яшел­лән­де­рү бу­ен­ча җәй-көз ай­ла­рын­да бик күп эш­лә­дек. Бу эш­ләр­дә бар­лык ра­йон хал­кы зур яр­дәм күр­сәт­те.

Ра­йо­ны­быз нефть­че­лә­ре­нең хез­мәт уңыш­ла­ры сок­ла­ныр­лык. Авыл ху­җа­лы­гы өл­кә­сен­дә иреш­кән­нәр­не дә шат­ла­нып сөй­ләр­лек. Бы­ел ра­йон кыр­ла­рын­нан 195 мең тон­на­дан ар­тык ик­мәк җы­еп алын­ды. Тат­лы та­мыр­ның ту­лай җы­е­мы 550 мең тон­на тәш­кил ит­те. Тер­лек­че­лә­ре­без­нең дә хез­мә­те мак­тау­га ла­ек. Ал­да­гы ел­лар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, алар 10 про­цент­ка ар­тыг­рак ит һәм сөт җи­теш­тер­де­ләр.

Шу­лай ук фер­мер һәм шәх­си ху­җа­лык­лар­ның, ке­че биз­нес өл­кә­се­нең ны­гу­ын зур ка­нә­гать­лә­нү бе­лән әй­тәм. Рес­пуб­ли­ка­да та­ныл­ган «Сар­ман ик­мә­ге», «Сар­ман пил­мән­нә­ре» брен­ды­на шу­шы көн­нәр­дә күп­тән кө­теп алын­ган та­гын бер төр про­дук­ция - «Сар­ман сө­те» өс­тәл­де.

Спорт, сә­ла­мәт­лек сак­лау, мә­га­риф, мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә уңыш­ла­ры­быз шак­тый.

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар! Ра­йон нин­ди ге­нә уңыш­лар­га иреш­сә дә, бу - сез­нең ты­рыш хез­мә­те­гез нә­ти­җә­се. Ел дә­ва­мын­да фи­да­карь хез­мә­те­гез өчен сез­гә олы рәх­мә­тем­не юл­лыйм.

Һәр эш­тә яр­дәм күр­сә­теп то­ру­чы Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Нур­га­ли улы Миң­не­ха­нов­ка, Дәү­ләт Со­ве­ты­на, Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­на, «Тат­нефть», «Аг­ро­көч» җәм­гы­ять­лә­ре җи­тәк­че­ле­ге­нә ра­йо­ны­быз­ның со­ци­аль-икъ­ти­са­ди үсе­шен тәэ­мин итү­дә күр­сәт­кән зур яр­дәм­нә­ре өчен олы рәх­мә­тем­не җит­ке­рәм.

Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар! 2018 ел­да сә­я­си тор­мы­шы­быз­да без­не зур та­ри­хи ва­кый­га кө­тә. Иле­без Пре­зи­ден­тын сай­лый­быз. Һәр­ва­кыт­та­гы­ча бу сай­лау­лар­да да Сар­ман хал­кы шун­дый ук бер­дәм­лек, зи­рәк­лек күр­сә­тер, иле­без­не уңыш­лы үсеш юлын­нан алып ба­рыр­лык кан­ди­да­ту­ра сай­лау­га үзе­нең ла­ек­лы өле­шен кер­тер, дип ыша­нам.

2017 ел­ны оза­тып, Яңа Ел­га аяк бас­кан­да, бар­лык ра­йон хал­кы­на те­ләк­лә­рем­нең иң җы­лы­сын, як­ты­сын, из­ге­сен юл­лыйм. Ки­лә­чә­ге­гез бә­хет­ле бул­сын, кү­ңе­ле­гез ко­я­шы сүн­мә­сен, га­и­лә­лә­ре­гез җы­лы­сы сү­рел­мә­сен. Якын­на­ры­гыз­ның их­ти­ра­мын то­еп, ти­гез­лек­тә һәм сау­лык­та озын го­мер ите­гез. Та­бын­на­ры­гыз мул, дөнь­я­лар имин, ту­ар таң­на­ры­гыз һәр­чак як­ты бул­сын.

Яңа 2018 ел бе­лән сез­не, хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев