Барлык юллар "Электроника"га илтә
Урамда ике ир-атның сөйләшеп торган сүзләре колакка чалынды. «Электроника»дан алдым, очсыз дип, шәһәргә йөрисе дә юк, шул ук бәя анда да, юл чыгымнары белән кыйммәткә дә төшә әле», - ди берсе икенчесенә. Әйе, мондыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Үзебезнең дә ул кибеттән алган җиһазларыбыз бар. Урамдагы бу сөйләшү «Электроника»га...

Халык соравын канәгатьләндерергә тырышып эшлибез. Коллектив бик әйбәт, тату. Булдыра алганча, хәйрия акцияләрендә катнашабыз.
Лилия Шәрәфетдинова, өлкән сатучы:
- Мин «Электроника» кибетендә 2005 нче елдан эшлим. Бүген без биредә алты сатучы. Үзара да, җитәкчебез белән дә аңлашып эшлибез. Шулай булганда гына, сәүдә әйбәт бара, дип уйлыйм, һәм безнең бу яктан зарланырлыгыбыз юк. Кибеттә товар ассортименты да бик бай: өч сумлык батарейкалардан башлап төрле маркадагы телевизор, суыткычларга кадәр сатып алырга була. Товарны кредитка да бирәбез, гарантия сроклары каралган. Эре җиһазларны өйгә илтеп бирү мөмкинлегебез бар. Халыкка уңайлы булсын өчен, без ял көннәрсез һәм, төшке ялга туктамыйча, иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр эшлибез.
Халык фикере
Зөһрә Тимофеева, Кәүҗияк авылы:
- Мин биредә иң элек телевизор сатып алдым. Күпләрдән, ватылмавы - бәхет эше инде ул, дигәнне ишетергә туры килә. Алайдырмы-юкмы, һәр алган әйберемнән «уңам». Газ плитәсен дә, компьютерны да, суыткычны да «Электроника»дан алдык, соңгысын -кредитка. Рәхмәт сатучы кызларга, ачык йөз белән каршы алалар, ипле итеп хезмәт күрсәтәләр. Эшләре гел уң булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев