«Бар эшне дә киңәшләшеп башкардык», – диләр Әюповлар
Район үзәгендә яшәүче Камил һәм Асфия Әюповлар 15 июль – кәләшкә нәкъ 18 яшь тулган көнне язылышалар.
Моңа кадәр күпме парлар белән очрашып та, мондый туры килү турында ишеткәнем юк иде. Асфия ападан: «Бу датаны махсус сайладыгызмы?» – дип сорадым. «Юк, – диде әңгәмәдәшем, – шулай туры килде инде».
Аның үзебез белгән Асия апа булып чыгуы да гаҗәпләндерде. Баксаң, документта гына Асфия икән ул. Якыннары аңа туганнан бирле «Асия» дип дәшәләр икән. Сарманлылар арасында да ул гомер буе шул исем белән йөри. Мин дә еллар буена килгән гадәтемне үзгәртмәдем, язмамны үзем белгән исеме белән дәвам иттем.
Әюповларның очрашу, танышу тарихлары да шактый кызыклы булып чыкты. Урта Кәшер авылында туып-үскән кыз, урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга тегүчеләр әзерли торган курсларга укырга китә. Аны уңышлы тәмамлап, Сармандагы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына эшкә кайта ул.
Кечкенәдән үк курчакларга кием тегеп, балчыктан әйберләр ясап, сатучылы уйнарга ярата идем. Әнием балачакта бөтен нәрсәне тегеп кидерә иде. Ә сатучылыкка мәхәббәт бабамнан күчкән булса кирәк, ул сәүдәгәр булган. Кайткач, башта тегүче булып эшләдем, соңыннан – тегүче-кисүче. Сарык тиресеннән туннарны кисә дә, тегә дә идем. Ул вакытта заказлар күп, комбинатның гөрләп эшләгән еллары. Икешәр сменага бүленеп эшлибез. Директорыбыз Мөнир Закиров, ә остазыбыз Нина Салихова иделәр. Икесе дә көчле җитәкчеләр булдылар. Нина апа коллективны бердәм һәм тату итеп тота да белде, – дип искә ала Асия апа.
Ә күрше зданиедә генә итекче булып Мирсәет абый эшли. Төшке ялда кызлар аның янына чәй эчәргә керәләр. «Син миңа ошыйсың. Минем улым армиядә хезмәт итә, озакламый кайтырга тиеш. Сине килен итеп алабыз», – ди Мирсәет абый бер керүендә, улының фотосын да күрсәтә. Ә аннан матур гына, уртача гына буйлы егет елмая. Кыз, әлбәттә, чынга алмый, кыска буйлы егетләрне яратмыйм, ди дә сүзне бетерә.
Озак та үтми, дискотекада аның янына бер егет килә, биергә чакыра. Тыныч, сабыр, хатын-кызга хөрмәт белән карый, матур итеп сөйләшә торган егет шунда ук кыз күңеленә хуш килә. Тугыз ай гына очрашып йөриләр дә егет кызга тәкъдим дә ясый. Тегесе шунда ук «әйе» дип әйтми әле. «Син риза булмасаң, мин Мәскәүгә китәм», – ди егет. «Минем дә Чаллыга күчәргә исәп бар», – ди кыз аңа каршы. Кызганычка каршы, Мирсәет абый, улын армиядән көтеп алса да, аның туена кадәр яши алмый. Шуңадырмы, ялгыз калган ананың улын һич кенә дә еракка җибәрәсе килми. Кызның да шәһәргә китү уе ул кадәр ныклы булмагандыр, күрәсең. Берникадәр вакыттан соң егет абыйсы һәм әнисе Әския апа белән аның кулын сорарга килеп тә җитә.
– Яшь бит әле, – ди аңа кызның әнисе Фатыйха апа.
Зөһрә әбисе дә шул ук фикерне куәтли.
– Бергә үсәрләр әле, – ди Әския апа.
Ә Гыйниятулла абый ике сөйләшергә урын калдырмый.
– Яшь булса да, әйбәт кешеләргә ошаган бит әле. Вакытында китүе кирәк. Матур итеп кияүгә бирик, – ди ул.
Барысы да була: ап-ак күлмәкләр, фата, балдак, матур теләкләр, сандык, казлар... Туй өч көн буе гөрли, кунакларның берсе дә кайтып китми, мәҗлес үткән иркен залның идәненә тезелешеп йоклыйлар.
Матур гына яшәп китәләр яшьләр. Камил абый Чаллыга караган «ПМК» оешмасында эретеп ябыштыручы булып эшли. Алтынчы разрядлы бик шәп белгеч була ул. Сочи, Курган кебек шәһәрләрдә үткәрелгән һөнәри конкурслардан беренче урыннар һәм дәрәҗәле бүләкләр белән кайта. Озакламый йорт та җиткереп керәләр.
– Акыллы, туган, гаилә, бала җанлы һәм тәртипле булды. Тапканын әрәм-шәрәм итмәде. Нишләсәк тә, бер фикердә булдык, һәр эшне киңәшләшеп эшләдек, тормышны бергә тарттык, аеры-чөере килмәдек. Гомер буе берничәшәр эре мал, йөзәрләгән кош-корт тоттык. Бием белән 36 ел яшәдек, шуның унике елын – бергә. Аерым торган вакытларда да ташламадык, аш-судан калдырмадык, – ди Асия апа.
Ул үзе, дөньялар үзгәреп, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты эшчәнлеген туктаткач, шәхси эшмәкәрләрдә сатучы булып эшли, соңгысында хуҗа кеше ноктасын япканчы хезмәт куя, 66 яшьтә генә эштән туктый. «Гомер буе аз хезмәт хакына риза булып эшләдем, лаеклы ялга да аз гына пенсия белән чыктым», – ди ул.
Бергәләп өч кыз үстерәләр. Гөлнара – шәфкать туташы, югары белемле психолог. Шактый еллар район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, психолог ёцнщрен дщ ъзлщштергщн. Хәзерге вакытта Казанда яши, белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә. Аның кызы – Гөлшат Нигъмәтуллина медицина университетын кызыл дипломга тәмамлаган, табиб-онколог, медицина көллиятендә укыта да. Әюповларның икенче кызлары Гөлназ – югары белемле юрист, тикшерүче булып эшли, бүгенге көндә җитәкче урынбасары вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Марат белән ике ул үстерә. Өченче кызлары Гүзәл дә Казанда гомер кичерә, ике югары белем алып, ул да – зур компаниядә җаваплы хезмәттә. Тормыш иптәше Альберт белән бер кыз тәрбияли. Бүгенге көндә Әюповлар кызларының бәхет һәм уңышларына сөенеп, аларның, кияүләре һәм оныкларының игелекләрен күреп яшиләр.
Шунысы да сокландыра: үз гомерләренә бер генә түгел, аръякка – Камил абыйның төп нигезендә икенче йортларын да салып керәләр алар.
– Күңел әби-бабайлар нигезенә тартты. Подваллар, мансардалар белән салдык. Тормыштан бик канәгатьбез. Барысын да үзебез – тырыш хезмәтебез белән булдырдык, – диләр алар.
Сарманлылар да Асия апаны, авырса да, төшенкелеккә бирелми торган, һәрвакыт хәрәкәттә булган, эшчән, пөхтә ханым буларак беләләр. Аннан соң, ул тормышны яратып яши, аны үз куллары белән матурларга, уңайлылык тудырырга да ярата. «Йортны да үзебез салдык, балалар да ярдәм иттеләр», – ди ул. Бүгенге көндә аларның өе шау чәчәккә күмелеп утыра. Аннан соң ул җыр ярата, үзе дә бик матур җырлый, бу сәләте кызы Гүзәлгә дә күчкән. Камил абыйны да райондашларыбыз эшчән, тырыш, алтын куллы һәм тормышчан кеше булганы өчен хөрмәт итәләр. Язманы газетага әзерләгән көннәрдә хәлләрен белешергә дип шалтыратканда да, алар бергәләп печән әйләндерәләр иде. Асия апа инде унбиш еллап намазда да икән. Камил абый да аннан калышырга җыенмый. Без аларга үз тырышлыклары белән булдырган матур дөньяларында алга таба да бәрәкәтле гомер кичерүләрен, бәхетләре гомерлек булуын телибез.
Камил Мирсәет улы һәм Асия Гыйниятулла кызы Әюповларны алтын туйлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк һәм бик матур чәчәк букеты тапшырды, киләчәктә дә тату һәм күркәм гомер кичерүләрен, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Якыннары да, кода-кодагыйлары да аларга матур теләкләрен җиткергән. Ә Казахстанда яшәүче Мөршидә Рәис кызы зур гөлләмә юллаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев