САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Балаң ерактан начар күрмиме?

Ак төс яктылыкның 90 процентын кире кайтара, ә кара төс аны тулысынча диярлек йота.

Мәктәпләрдә укулар башланды. Бу – балаларның күзләренә көчле йөкләмә төшә, дигән сүз. Галимнәр әйтүенчә, күз авырулары һәм күрү сәләте бозылу организмның башка органнары һәм системалары авырулары белән тыгыз бәйләнгән. Киеренке уку режимында аларның күзләрен ничек сакларга соң? Район балалар табибы Люция Алиуллинаның чыгышы – шушы хакта.

- Чыннан да, күз авырулары барлыкка килүдә гәүдә торышының роле зур. Әйтик, ерактан начар күрүче балаларның еш кына умыртка баганаларында һәм аның муен өлешендәге дискларда үзгәрешләр була. Шуңа күрә балаларны бу чиккә җиткермәскә кирәк.

Күзләрне саклау өчен, беренче чиратта, аларга төшә торган йөкләмә режимын саклау мөһим. Күзләр белән бала эшли торган объект, мәсәлән, текст арасында кимендә 34-40 сантиметр ара калырга тиеш. Өзлексез 35 минуттан артык эшләмәскә киңәш ителә. Электрон мәгълүмат чаралары белән эшләүне мөмкин кадәр чикләү яхшы. Күнегүләр эшләү, спортның бадминтон, йөзү, теннис кебек төрләре белән шөгыльләнү, һавада тәүлекнең якты вакытында кимендә 90 минут булу әйбәт. Шунысын да истә тотарга кирәк: ерактан начар күрүне никадәр иртәрәк ачыкласаң, шулкадәр яхшырак була. Дөрес, күз – динамик орган. Ул төрле шартларга яхшы яраклаша. Мәсәлән, яктылыкның, объектның яктыртылышының үзгәреп торуына, күзләр белән эш объекты арасындагы ераклыкка. Ләкин аның да мөмкинлекләре чикле. Шуңа күрә, бу органнар белән эшләү өчен, оптималь шартлар тудыру мөһим. Ерактан начар күрүне кисәтү өчен, яктылык зур роль уйный, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә. Бу вакытта ультрафиолет нурлар кеше организмына актив йогынты ясыйлар. Ә алар җитмәү күзләргә дә начар тәэсир итә. Шунлыктан балалар һәм яшүсмерләр ультрафиолет нурлар кеше организмына актив тәэсир иткән вакытта – 10.00-16.00 сәгатьләрдә көн саен 1,5-2 сәгать саф һавада булырга тиешләр. Күзләрнең яхшы саклануы өчен тагын бер мөһим шарт – бүлмәнең яктыртылышы. Мәктәптә укучы баланың күзләренә зур йөкләмә төшү белән беррәттән, баланың организмы үскәндә, аның күзләре дә үсә. Ә бу вакытта алар төрле тискәре йогынтыларга аеруча сизгер булалар. Шуңа күрә уку кабинетлары якты һәм ул даими булырга тиеш. Чөнки яктыртылу дәрәҗәсе кинәт үзгәрү күзләргә начар тәэсир итә. Алар өчен 800-1000 люкс чикләрендәге табигый яктылык яхшы. Мәсәлән, тәрәзә каршында ул 1000 люкс була. Эшли торган өслеккә аның тигез төшүе дә кирәк. Кискен күләгәләр, кояш нурларыннан төшкән ялтыраулар булмаска тиеш. Алар күзләрне чагылдыра һәм эшләргә комачаулый. Туры кояш нурларыннан якты төстәге җиңел шторалар яки жалюзилар ярдәмендә сакланырга мөмкин. Көз, кыш көннәрендә, кагыйдә буларак, табигый яктылык җитми. Ә балалар дәресне, нигездә, 16.00 сәгатьтән соң әзерлиләр. Шуңа күрә иртәнге, кичке сәгатьләрдә, болытлы көннәрдә ясалма яктылыктан файдаланырга кирәк. Табигый һәм ясалма яктылык кушылудан куркырга кирәк түгел. Катнаш яктылыктан файдалануга караганда, аның җитмәве начаррак. Шунлыктан гадәти лампочкалар яки светодиод лампалар кулланырга була.

Яктылыкка тәрәзә пыялаларының чисталыгы да тәэсир итә. Пычрак тәрәзәләр яктылык нурларының 20 процентын йоталар. Кыш ахырында – тәрәзәләрдә тузан һәм пычрак аеруча күп тупланган вакытта бу күрсәткеч 50 процентка җитәргә мөмкин. Яктылыкка аның идән, түшәм, стена, җиһазлардан ни дәрәҗәдә чагылуы да тәэсир итә. Мәсәлән, ак төс аның – 90, сары төс – 80, ачык зәңгәр – 70, яшел – 60, караңгы яшел төс 22 процентын гына кире кайтара. Ә кызгылт көрән, кара төсләр барлык нурларны да диярлек йота. Келәм эленгән стена, караңгы төстәге җиһазлар яктылыкның бик аз өлешен генә кире кайтара. Шуңа күрә баланың эш өстәлен тәрәзә янына яктылык сул яктан төшәрлек итеп куярга кирәк. Тәрәзәләр гөлләр, агачлар белән томаланмаска тиеш. Шул ук вакытта артык яктылык та зарарлы. Шуңа күрә абажурсыз өстәл лампаларының яктылыгы 150 люкс булырга тиеш.

Өзлексез озак вакыт уку, язу да күзләргә начар тәэсир итә. Телевизорны исә урындыкка утырып, якты бүлмәдә экраннан өч метр ераклыкта карарга кирәк. Күзләр белән эшләгәндә, аларны ял иттереп алу әйбәт. Моның өчен еракка карап яки күзләрне йомып торырга кирәк. Мәсәлән, тәрәзәдән ерактагы предметларга карап торырга. Физкультминутлар да күзләргә ял бирә.

Кайчак балалар китапны, дәфтәрне яки рәсемне күзләренә бик якын китерәләр. Бу – бала һәрвакытта да начар күрә, дигән сүз түгел, бу аның артык тырышып эшләве белән дә бәйле булырга мөмкин. Аның бу гадәтен бетерү өстендә эшләргә кирәк.

Күзләр турында сүз алып барганда, дөрес туклану турында да онытмау яхшы. Алар өчен кишер, кызыл-сары һәм яшел төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр, петрушка, йомырка, балык һәм балык мае, шпинат, кәбестә, чикләвек һәм көнбагыш, фасоль, кара җиләк бик файдалы. Гөлҗимеш, камырлык, кара шоколад, солы һәм карабодай да күзләр өчен әйбәт. Ә менә югары сортлы оннан әзерләнгән икмәк, баллы ризыклар, макарон, чистартылган дөгене чикләү яхшы. “Чүп-чар” ризыклар – буяулар, ароматизаторлар, консервантлар кушылган бургер, баллы һәм газлы эчемлекләр, чипсы, соуслар да зарарлы. Тоз белән кофеинны да күп кулланмаска кирәк. Алкогольле эчемлекләр дә күзләр өчен начар. Ә терлек продуктларыннан баш тарту алар өчен кирәкле булган витаминнарның җитмәвенә китерергә ихтимал. Шуңа күрә балаларга сәламәтлек өчен яшелчә һәм җиләк-җимешнең никадәр мөһим икәнен аңлату яхшы. Аларның, яңа сыгылган сокларның күләме көненә 400 граммнан да ким булмаска тиеш.

Сүз уңаеннан

Баланы өстәл артында дөрес утырырга өйрәтү дә мөһим. Ул туры утырырга, башын җиңелчә генә алга ияргә, арка бил турысында урындык аркасына терәлергә, беләк (терсәктән беләзеккә кадәр) өстәлдә, җилкәләр бер югарылыкта булырга, гәүдә белән өстәл арасында кимендә 3-4 сантиметр ара калырга, аяклар тездән туры почмак ясап бөгелергә, аяк табаны идәндә яки аяк куйгычта булырга тиеш. Шулай итеп, дөрес утырганда, гәүдәнең терәк нокталары берничә була: өстәл, урындыкның утыргычы һәм аркасы, идән яки аяк куйгыч. Бу очракта баланың организмы тиз армый. Дөрес утырамы-юкмы икәнлеген ул үзе дә тикшереп карый ала. Өстәл белән күкрәк арасында йодрык сыярлык ара калырга, калак сөякләре урындык аркасына тиеп торырга тиеш. Күзләрдән китап яки дәфтәргә кадәр араны түбәндәгечә билгеләргә мөмкин: кулны терсәктән бөгеп, өстәлгә куярга, бармак очларын чигәгә китерергә, алар чигәгә тияргә тиеш. Урындыкны 3-4 сантиметрга өстәл астына кертергә кирәк. 

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев