САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Балаларның баш авырту очраклары арта бара

Белгечләр әйтүенчә, алар еш кына компьютер артында озак утыру, хәрәкәт җитмәү, күтәренке эмоциональ йөкләмә, физик киеренкелек, һава торышы үзгәрү һәм башка факторлар нәтиҗәсендә килеп чыгалар.

Район үзәк хастаханәсе балалар табибы Люция Алиуллина белән «баш проблемалары» турында сөйләштек.

Баш авыртуларны, бигрәк тә мигрень вакытында авыртуларны  һич кенә дә игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки алар вакытында нерв күзәнәкләре кислородны җитәрлек күләмдә ала алмыйлар. Моның тискәре нәтиҗәләре булырга һәм, яшүсмер балигъ булгач та, мигрень приступлары кабатланырга мөмкин. Баш авырту тиз арада дәваланырга тиешле берәр авыруның билгесе  булырга да ихтимал. Кыскасы, ул – организмның төрле халәтен һәм нинди дә булса авыруны белдерергә мөмкин.

Шулай да төп сәбәпләре нинди?

Иң элек физиологик сәбәпләргә тукталып китик.

Аның беренчесе – йокы һәм ял режимы бозылу, аз һәм начар йоклау, актив социаль тормыш һәм йокы алдыннан электрон җиһазлардан файдалану. Мондый вакытта баш маңгай һәм чигә турларыннан тупас итеп авырта, авырлык, көн дәвамында ару хисе, йокы килү, нерв киеренкелеге булырга, хәтер начараерга, хәрәкәт координациясе бозылырга мөмкин. Баш авыртмасын өчен, режим тотарга, төштән соң энергетик эчемлекләр эчмәскә, йокларга ике сәгать кала бүлмәдәге якты ак утны сары тонык утка алыштырырга, электрон җайланмаларны кулланмаска, актив физик күнегүләр ясамаска кирәк. Йокы өчен тыныч һәм караңгы бүлмә, уңайлы матрас һәм мендәр яхшы.

Баш авыртуның икенче сәбәбе – стресслар. Яшүсмерлек чорына эмоциональ һәм психологик үзгәрешләр хас, алар исә стрессларга китерә. Уку йөкләмәсе зур булу, дуслар, әти-әни белән конфликтка керү, үз-үзеңә бәяң түбән булу баш авыртуга сәбәпче була ала. Бу очракта баш маңгай, чигә, баш арты өлешләрендә авырта, тупас, баса торган була. Өстәмә билгеләре – киеренкелек, курку, эмоциональ тотрыксызлык, йокыга авыр китү, еш уяну, ару, эш сәләте кимү. Бу очракта тирән сулыш алу, медитация, йога белән шөгыльләнү киңәш ителә. Стресс чыганагын билгеләп, аның йогынтысын киметү, массаж, җиңел физик күнегүләр, яраткан шөгыль, үз хисләреңне якыннарың белән уртаклашу, кирәк икән, психологка мөрәҗәгать итү стрессны бетерергә ярдәм итә.

Өченче сәбәп – зарарлы гадәтләр. Тәмәке тарту, алкогольле һәм энергетик эчемлекләр дә яшүсмерләрнең башын авырттыра. Зарарлы гадәтләр тәэсирендә баш авыртканда, йөрәк кагарга, кан басымы да күтәрелергә ихтимал. Бу очракта, гадәттә, аручанлык, хәлсезлек, күңел болгану, баш әйләнү, йокы бозылу, аппетит һәм кәеф үзгәрү күзәтелә.

Дүртенче сәбәп – организмда су кимү. Сыеклыкны җитәрлек кулланмаганда, яшүсмерләрнең башлары еш авырта. Авырту тупас, баса торган һәм маңгай яки чигәдә була. Ару, авыз эчендә корылык булырга ихтимал. Сусызлыктан баш авыртмасын өчен, көн дәвамында, бигрәк тә физик активлык вакытында су эчәргә кирәк. Аеруча актив физик күнегүләр вакытында электролитлы эчемлекләр эчәргә була. Шикәрле һәм кофеинлы эчемлекләр организмның сусызлануына китерә.

Баш нинди дә булса авырулар нәтиҗәсендә авыртырга мөмкинме?

 

Әлбәттә. Авырулар нәтиҗәсендә баш авырту патологик сәбәпләргә керә.

Аның беренчесе – баш мускуллары һәм муен киеренкелеге белән бәйле баш авыртулары, һәм алар – иң киң таралган форма. Яшүсмерләрдә ул еш кына компьютер артында озак утыру, хәрәкәт җитмәү һәм күтәренке эмоциональ йөкләмә тәэсирендә килеп чыга. Ул  эпизодик һәм даими була. Мондый баш авырту ике яклы, башта аны кысып бәйләп куйган яки шлем кигән кебек кысылу, тартылу тойгысы була. Мондый вакытта медитация, тирән итеп сулау алымнарын кулланырга кирәк. Өстәл, компьютер артында гәүдәне дөрес тоту, даими физик күнегүләр ясау, компьютер артында озак утырганнан соң муен һәм җилкәләрне массажлау, стрессларны булдырмау киңәш ителә.

Икенче сәбәп – остеохондроз. Ул – умыртка баганасы авыруы. Еш кына муен өлешен зарарлый. Умырткалыклар дискларындагы һәм буыннарындагы үзгәрешләр нерв тамырлары кысылуга китерә һәм баш авыртырга мөмкин. Авырту тупас яки кискен була, баш артыннан башланып, баш түбәсенә һәм чигәләргә тарала. Башны хәрәкәтләндергәндә, бер позада озак торганда, авырту еш кына көчәя. Баш авыртканда, ялкынсынуга каршы препаратлар эчәргә, физиотерапия, дәвалау гимнастикасы, массаж үтәргә, ортопедик мендәр һәм матрас кулланырга, компьютер артында гәүдәне дөрес тотарга кирәк. 

Өченче сәбәп – мигрень. Ул – хроник неврологик авыру. Кабатланып торучы уртача һәм көчле баш авыртулары приступлары белән характерлана. Мигрень яшүсмернең тормыш сыйфатын шактый начарлата ала. Беренче приступлар, гормональ фон үзгәрү сәбәпле, 14-15 яшьләрдә үк барлыкка килергә мөмкин. Авыру еш кына кыз балаларда очрый, егетләрдә дә була. Мигрень вакытында баш авырту, гадәттә, бер яклы, пульслы, физик активлык вакытында көчәючән була. Мигрень приступлары вакытында кешенең күңеле болгана, коса, ул яктылыктан курка, авазларга сизгер була, күз алдында утлар биешә, ару, ярсу хисе күзәтелә. Аларны кисәтү өчен, аерым продуктларны кулланмау, стрессларны булдырмау, кирәгенчә йоклау, даими физик активлык яхшы.

Дүртенче сәбәп – лор-органнар авырулары. Синусит, отит, тонзиллит яшүсмерләрдә баш авыртуын китереп чыгара ала. Лор-органнардагы ялкынсыну процесслары тирә-як структураларга таралырга, авырту барлыкка китерергә мөмкин. Баш маңгай, чигә, баш артыннан авырта, еш кына борын яки колак куышлыкларында басым хисе була. Борын тыгылырга, аннан үлекле яки лайлалы бүлентек килергә, колак, баш, тамак авыртырга, йоту авырлашырга, температура күтәрелергә мөмкин. Бу очракта, сулыш алуны җиңеләйтү өчен, бүлмәдә тузаннарны сөртергә киңәш ителә.

Бишенче сәбәп – инфекцияләр (менингит, энцефалит). Алар – җитди инфекцион авырулар. Авыру очрагында баш мие тышчасы (менингит) яки баш мие тукымасы (энцефалит) ялкынсына. Авыруга тиз арада медицина ярдәме кирәк була. Бу авырулар вакытында баш авыртуы көчле һәм даими була, югары температура, күңел болгану, косу, муенда хәрәкәт чикләнү, уттан курку, аң буталу, көзән җыеру кебек авыр билгеләр дә күзәтелә. Бу очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итү таләп ителә.

Алтынчы сәбәп – баш травмасы. Баш мие селкенү, баш сөяге бәрелү, сыну баш авыртуларга сәбәпче була. Авырту тупас яки кискен булырга, бәрелгән урында авыртырга яки бөтен башка таралырга мөмкин. Авырту хәрәкәтләнгәндә, иелгәндә, ютәлләгәндә көчәя. Кеше аңын югалта, күңеле болгана, коса, башы әйләнә, күрү сәләте, хәрәкәт координациясе бозыла, аңы бутала. Травма алуга ук, табибка мөрәҗәгать итәргә, хәрәкәтләнмәскә, катлауланулар булмасын өчен, беренче 24-48 сәгатьтә хәлне контрольдә тотарга кирәк була. 

Җиденче сәбәп – йөрәк һәм кан тамырлары авырулары. Югары кан басымы яки йөрәк зәгыйфьлеге кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары да яшүсмерләрнең башын авырттырырга мөмкин. Бу авырулар вакытында башта авырлык яки басым хисе була. Ул физик активлык яки эмоциональ киеренкелек белән бәйле булырга ихтимал. Мондый авырулар вакытында кан басымын контрольдә тотарга, тоз һәм майлар аз булган ризыклар гына кулланырга, физик активлыкны сакларга, стресслар һәм эмоциональ киеренкелекне булдырмаска тырышырга кирәк. 

Югарыда телгә алынган һәр авыру вакытында табиб киңәшләрен төгәл үтәү, ул билгеләгән тикшерүләрне үтү, даруларны кабул итү сорала. Көн саен кимендә физик күнегүләр ясау, кимендә 8-9 сәгать йоклау, режим саклау, җитәрлек күләмдә витаминнар һәм минераллар булган ризык куллану, баш авырттыра торган шоколад, кофе, консервантлар күп булган ризыкларны кулланмау, медитация, йога, тирән итеп сулыш алу кебек күнегүләр ясау, проблемаларны әти-әни, психолог белән бүлешү, хроник авыруларны иртә ачыклау һәм дәвалау, эш урынын дөрес оештыру (уңайлы җиһаз, әйбәт яктылык), компьютер һәм смартфон артында озак утырмау, эш белән ялны чиратлаштыру яхшы.

Табиб киңәшләре аларны булдырмаска ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев