САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Балалар авыруларын ничек кисәтергә?

Балалар табибы Салават Сәетов салкын тию сезонына алдан ук әзерләнергә дә киңәш итә.

Салкын тию сезонында беренче булып балалар авырый, ә сәбәбе - иммунитетның түбән булуы. Иммун системасы организмны инфекцияләрдән саклый. Организмның инфекцияләргә каршы тора белүенә, ә авырган очракта чирне җиңел һәм өзлегүләрдән башка кичерү, организмның гомуми хәленә аның тормыш тонусы тәэсир итә. Атааналарның бурычы - баланың иммун системасын ныгыту, аны яшьтәшләре һәм әйләнәтирә мохит белән аралашуга әзерләү.

Балалар авыруларын кисәтү өчен, алар нәрсәләрне белеп торырга тиешләр? Беренче чиратта - дөрес көн режимын. Ул сезонлы авыруларга каршы торырга ярдәм итә һәм түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

 тәүлегенә кимендә 9 сәгать йоклау;

 дөрес туклану;

 баллы ризыкларны еш ашамау;

 С витамины булган продуктларны ешрак ашау.

Балалар туңмасыннар, шулай ук кызып та китмәсеннәр, тирләмәсеннәр өчен, кием-салымны дөрес сайлау мөһим. Гриппка каршы вакцинация дә актив профилактика булып тора. Шуңа күрә прививканы вакытында ясату мөһим.

Иммун системасын ныгыту чараларына, беренче чиратта, балансланган туклану, витаминотерапия, чыныктыру процедуралары, физик күнегүләр керә. Бала рационына аксым, майлар, макроһәм микроэлементлар һәм, әлбәттә, витаминнар керергә тиеш. Гомумән, ул гомеренең беренче көннәреннән үк витаминнар алырга тиеш. Хәзерге балалар зур эмоциональ йөкләнешкә түзәләр, шуңа күрә алар өчен витаминлы ярдәм бик мөһим. Шунысын билгеләп үтү дә кирәк: бүгенге көн кешеләренә ел әйләнәсе витаминнар һәм микроэлементлар җитми. Шуңа күрә, организмның саклагыч көчләрен арттыру өчен, аны чыныктыру да кирәк. Бигрәк тә балалар күп хәрәкәт итәргә, саф һавада булырга тиешләр. Иммунитетны ныгытуга, рациональ туклануга, физик культура белән шөгыльләнүгә, дөрес гигиена күнегүләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы балаларны сәламәтләндерү буенча реаль нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев