САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала яклауга мохтаҗ

Узган атнада район Советының утырышлар залында район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Г.Сәляхова алып барды. Утырышта иң элек мәгълүмати-методик үзәк методисты Г.Шакированың чыгышы тыңланды. Ул балаларның җәйге ялына багышланды. Июнь аенда 22 мәктәп яны лагерында 873 бала ял итсә, 4 хезмәт...

Узган атнада район Советының утырышлар залында район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Г.Сәляхова алып барды.
Утырышта иң элек мәгълүмати-методик үзәк методисты Г.Шакированың чыгышы тыңланды. Ул балаларның җәйге ялына багышланды. Июнь аенда 22 мәктәп яны лагерында 873 бала ял итсә, 4 хезмәт һәм ял лагерында 155 бала ял иткән. Балачакны яклау, балаларның ялын, мәшгульлекләрен, сәламәтләндерүне оештыру тармагында дәүләт сәясәтен тормышка ашыру максатыннан кабул ителгән ТР Министрлар Кабинеты Карарын үтәү йөзеннән район Башкарма комитетының да карары чыккан иде. Балаларның ялын оештыру өчен 1775682 сум акча бүленгән. Каникул чорында аларның ялын, мәшгульлеген оештыру, сәламәтләндерү буенча ведомствоара комиссия төзелгән. Мәктәп яны, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьларында ял итү мөмкинлеге беренче чиратта ятим, инвалид, куркынычлылык төркеменә кергән, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясендә учетта торучы, аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаилә балаларына бирелгән. Шулай итеп, быел программа нигезендә 1798 баланың ялы оештырылган. Мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларыннан тыш, "Дружба"да - 20, Җәлил санаториенда - 110, палаталы лагерьда - 20, профильле спорт лагерында 30 бала ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан. "Сәләт" лагерында районның - 10, "Орбиталь"дә - 2, "Биосфера"да - 1, "Мирас"та 1 сәләтле баласы булган. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә учетта торучы 9 үсмер "Йолдызлы десант" лагерында ял иткән. 269 укучы вакытлыча эшкә урнаштырылган. Куркынычлылык төркеменә кергән - 50, КДН һәм ПДНда учетта торучы 11 үсмернең мәшгульлеге оештырылган. КДНда учетта торучы 23 яшүсмер дә игътибардан читтә калмаган.
Балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, 1 нче июньнән 31 нче августка кадәр "Имин җәй" операциясе үткәрелде.
Мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр "Игътибар - балалар!", "Яшүсмер" республика операцияләрендә, "Безгә безнең киләчәк кадерле!" республика акциясендә катнашканнар, балалар белән суда үзеңне имин тоту, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча шөгыльләр, психологлар белән әңгәмәләр үткәрелгән, экскурсион эшләр алып барылган, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге һәм башка махсус почмаклар, лагерьлар арасында конкурслар оештырылган. Аларда бәхетсезлек очраклары, гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Г.Сәляхова кыскача балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең ярты еллык күрсәткечләре белән таныштырды. Алардан күренгәнчә, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр бу чорда узган елның шушы чорындагыдан кимрәк булган. Әмма кайбер районнарда балигъ булмаганнар катнашында кылынган җинаятьләр саны арткан. 91 яшүсмер җинаять кылган вакытта укымаган да, эшләмәгән дә. Шулай ук яшүсмерләргә карата кылынган җинаятьләр санының да артуы күзәтелә.
Г.Сәляхова шулай ук "Балаларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүче сәбәпләрне кисәтү чаралары турында"гы ТР Законын тормышка ашыру буенча республика комиссиясенең җиде айлык эш нәтиҗәләренә дә тукталды. Җиде айда балигъ булмаганнарга булу тыелган урыннарга 2382 рейд үткәрелгән. Алардан ачыкланганча, яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозулар нигездә төнге вакытта булган.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы елларда балигъ булмаганнарга карата җенси җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Мондый хокук бозулар гадәттә социаль яктан имин булмаган һәм тулы булмаган гаиләләрдә кылына. Әйтик, быелның алты аенда республикада яшүсмерләргә карата 1637 җинаять эшләнгән. Аларның 1 се - үтерү, 2 се - аналары тарафыннан 2 яңа туган баланың үтерелүе, 2 се - яшүсмерне үз-үзен үтерүгә җиткерү, 6 сы - саксызлык нәтиҗәсендә үтерү, 5 се - аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу һәм башкалар. Яшүсмерләргә карата 250 җенси җинаять кылынган. Аларның төп сәбәпләре - ата-аналарның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы, җенси тотнаксызлык, әхлакый тәрбия алып барылмау. Республика комиссиясендә барлыгы 3565 авыр гаилә исәптә тора.
Гөлфирә Сөнгатовна утырышта катнашучыларны яшүсмерләргә карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан кабул ителгән республика комиссиясенең 06-12 санлы карары (25.07.2012) белән дә таныштырды. Балигъ булмаганнарга карата көчләү характерындагы җинаятьләрне кисәтү максатчан программалар нигезендә алып барыла. Шундыйларның берсе - "Көчләүсез балачак".
Г.Сәляхова утырышта каралган мәсьәләләр буенча бурычлар куйды. Авыр гаиләләрне ачыклау буенча эшне көчәйтергә, җирлекләрдәге авыр гаиләләргә игътибарны арттырырга, балигъ булмаганнарга карата җинаятьләрне кисәтү буенча эшне тагы да активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Шунысын искәртеп үтәбез: балалар өчен Бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны эшли. Балигъ булмаганнар анда ашыгыч һәм түләүсез психологик ярдәм ала алалар. Шалтырату - теләсә кайсы телефоннан бушлай һәм аноним. Ышаныч телефонының номеры: 8-8002000122.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев