Бакчада эшләр бара әле
Көз көне куакларга күп итеп су сибеп калдырырга, күпьеллык чәчәкләрне кисәргә, теплицаларны чистартырга кирәк.
Әгәр бакча үсемлекләрен көздән кайгыртмасаң, киләсе елда ул мул уңыш белән сөендермәскә дә мөмкин. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шул уңайдан файдалы киңәшләр бирде.
Агачлар игътибар сорый
Коры җәйдән һәм яңгырсыз көздән соң үсемлекләр сусыз калмасын өчен, җир катыра башлаганчы агач һәм куакларга даими рәвештә су сибү мөһим. Бигрәк тә яшь агачлар дымга мохтаҗ.
Көз көне агачларга фосфор һәм калийлы ашлама кертеп калдыралар.
Кояшлы, коры көнне агач кәүсәләрен агарталар. Бу – матурлык өчен түгел, ә агач кайрысын салкыннардан, кояшта пешүдән саклау һәм кайры астында кышлаучы корткычларны юк итү өчен эшләнә.
Шулай ук җимеш агачларындагы яшел яшь сабаклар кышка кадәр ныгысын өчен очларын өзеп алалар. Кура җиләге, крыжовник куакларының карт һәм артык ботакларын кисәләр.
Яфрак коя торган чорда, агачларны «Ризоплан», «Фитоспорин М», «Псевдобактерин-2» кебек биофунгицид (гөмбәчек һәм бактерияләргә каршы препаратлар) кушып, 5 процентлы карбамид эремәсе (мочевина) белән эшкәртергә була. Бу җимеш черегенә, шулай ук яфракларда саклана торган инфекциягә – кутыр чиренә каршы көрәштә ярдәм итә. Ә яфраклар коелып беткәч, 3 процентлы тимер купоросы белән эшкәртәләр.
Агач үсентеләрен яңа гына сатып алган булсагыз, мәсәлән, карлыган һәм кышка чыдам алмагачларны әле 15 октябрьгә кадәр утыртырга була. Ә баз яки подвал кебек саклар урын булса, чия, алыча, слива, груша, кышка чыдам булмаган алмагачларны утыртуны язга калдыруың хәерле. Саклар урын булмаса, аларны бакчада җир астына күмәргә, һәм яз җиткәч көздән әзерләп калдырган даими урынга утыртырга мөмкин.
Җиргә күмәр өчен бакчада яңгыр һәм кар сулары җыелып тормаган биегрәк урынны сайларга. Якынча 50-60 сантиметр тирәнлектә һәм озынлыктагы канау казырга. Шуннан соң тамырлары – төньякка, ә ботаклары көньякка карап торырлык итеп, агач үсентесен сыйган кадәр яткырырга (ботаклары яткан якта чокырның төбе өскә таба авышрак ясала). Агачның ялганган өлеше дә җир астында калырлык итеп туфрак белән күмәргә. Яңгыр яумаса, агач төбенә су сибеп калдырырга. Ноябрь аенда, көннәр суыткач, агачның җир өстенә чыгып калган ботакларын да туфрак белән күмеп куярга, ә кыш көне кар өяргә кирәк. Пленка кебек әйберләр белән капларга ярамый.
Чәчәкләрне кышка әзерләү
Октябрь башында, туфрактагы температура +12 градустан күтәрелмәсә, киләсе ел уңышы өчен түтәлләргә сарымсак утырталар. Кайберәүләр суганны да октябрьдә (туфракта +5 градус тирәсе булганда) чәчә.
Көз көне теплицада әле өлгермәгән борыч һәм баклажаннар калган булса, җыеп, өйгә алып керергә кирәк. Теплицаны чистарталар.
Көзгә кадәр үсә торган күпьеллык чәчәкләрне, шул исәптән, дельфиниум, роза, рододендроннарны кисәләр. Сабаклары 10 сантиметр озынлыкта гына калырга тиеш. Әмма гортензия куагын кисәргә ярамый, аны чәчәкләреннән генә арындыралар. Гадәттә, дәлия бүлбесен һәм гладиолус суганнарын чәчәк атып бетергәннән соң бер ай чамасы вакыт узгач казып алалар. Шулай эшләгәндә, алар сабактан туклыклы матдәләрне туплап калырга өлгерә һәм әйбәтрәк кышлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев