САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бай ирләр карт булмыйлар

Суфия Сабилова, Сарман.

Минем бер таныш хатын, малаен өйләндергәндә, уенын-чынын кушып: «Үз иремә өр-яңадан гашыйк булдым», — диде. Аның ире гомер буе заводта эшләде, таушалып та киткәндер инде. "Туй алдыннан "парикмахерская"да чәчен матур итеп кистердек. Кырынып-юынып дигәндәй, ак күлмәк, яхшы кәчтүм-чалбарлар кигәч, ир гел икенче булды. Машинада гына йөреп, корсагы бүлтәеп чыккан, алак-шалак кына киенгән кода янында минеке егетләр кебек күренде«, — дип сөйләгән иде.
Әйе, дөньялар безнеңчә түгел шул. Нык үзгәрде. Гаиләләр дә бүтәнчәрәк. Телевизор ачсаң, газета укысаң, ул Интернетта, әллә нинди хикмәтле хәлләр турында күрсәтәләр, язалар. 18 яшьлеге 60-70 яшьтәге кешегә кияүгә чыга, я, 3 баласы үсеп, тормыш корган 50-55 яшьләрдәге хатын яшь егетне эләктерә. Шундыйларны экран каршына җыеп, шоу оештыралар, яшьләрне бозалар, дип әйтәсем килә. Монда мәхәббәт дип йөртелгән матур хиснең акчага, байлыкка алышынганын күрәсең. Акчасы юкка беркем килми анысы. Мин тизрәк телевизорның икенче каналына күчерәм, нервыма ярамый. Заманалар үзгәрдеме, яшьләрне үзебез бозабызмы? Егет белән кызның очрашуга ук бергә йоклаулары, йөккә узу, бала төшерү, тапкан баланы ташлау кебек хәлләр бик борчый. Үзебезнең балалар үсә, оныклар бар. Минекеләр алай булмас дип, кем әйтә ала?
Мин яшь аермалары шактый булган кешеләргә кушылмасыннар, дип әйтмим. Яратасың икән, өйлән, кияүгә чык. Мөнәсәбәтләр чын икән, кеше сүзенә карыйсы түгел. Аралар нык булса, бер-берсен аңлап яшәсәләр, бер кеше дә бармак белән төртеп күрсәтмәс. Чит кеше генә тыкшынмасын, кирәксә-кирәкмәсә, ата-ана кысылмасын.
Бездән ерак түгел Гөлсем апа белән Илгиз абый яшиләр. Яшь аермалары — 15 ел. Бер-берсенә «матурым» дип кенә торалар. 4 бала үстерделәр. Оныклары да килгәч, өйләре бәхетле шау-шудан гөрләп тора. Ире дә картаймый, икесе дә бер яшьтә, диярсең.
Ир-атларга да киңәш итеп, бер-ике сүз әйтәсем килә. Әгәр яшь, чибәр хатынга өйләнгәнсең икән, әзрәк аны да аңларга кирәк инде. Эшеңнән арып кайтсаң да, йөзең якты булсын. Елмаеп кайтып кер, пешергәнен мактап аша. Хатын-кызны бәхетле итәр өчен, кайвакыт бер җылы сүз дә җитә ул. Мин акча эшлим, дип күкрәк какма, ул — синең бурычың. Үзеңне чиста-пөхтә йөрт. Ара-тирә киноларга, концертларга да чыккалагыз. Арып, эт булып кайтсаң да, пычрак кием белән йөрмә. Диван — чиста кием өчен ул. Хатыныңның хезмәтен хөрмәт ит. Ял вакытларында диңгез буена, мөмкинлегең булса, чит илләргә чыгарга була. Эшнең бетәсе юк аның. Безнең татар халкы, бигрәк тә авыл ирләре, ял итә белми ул.
Мин күп гаиләләрне күрдем һәм күреп йөрим. Сәламәт булсаң, бергә яшисеңме, аерым яшисеңме, гомер ничек тә үтә ул. Ә менә чирләп китсәң, я берәр бәла-казага юлыксаң, шул вакытта беленә инде тормыш иптәшеңнең кем икәне. Күпчелек очракта хатыннар ирләрен ташламыйлар, карап-тәрбиялиләр. Мин белгән Гүзәлия урын өстендәге ирен инде сигезенче ел карый, дәвалый, кашыктан ашата. Шул ук вакытта яше шактый олы биемен дә тәрбияли. Ир-атлар арасында да бар андый мәрхәмәтле җаннар. Гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Рамазан абзый авыру хатынын биш елдан артык үзе карый, аның терелүенә өмет итә. Балалары, кайтып: «Әти, бераз булса да, ял итәрсең», — дип, әниләрен алып китәргә уйласалар да, ул каршы. «Миңа аның белән рәхәт. Яшьрәк чакта эш дип кайтып керелмәде, балалар үскәнен дә күрмәдем. Әз генә булса да, әниегез алдында бурычымны киметәсем килә», — дигән фикердә бу абзый. Ул булмаса, ничек яшәрмен, дип тә кайгыра.
Мин үзем дә, көчле авариягә эләгеп, гарипләнгән тормыш иптәшем белән дистә елдан артык яшәдем. Шул чорда балаларымны үстердем, укыттым, хөкүмәт эшеннән дә бүленмәдем. Шифаханә юлларын күп таптарга туры килде. Аерылышу турындагы уй башыма да кереп карамады. Ялгышып та: «Син бернигә яраксыз, кулыңнан эш килми», — дигәнем булмады. Киресенчә, яшәргә дигән өметен сүндермәскә тырыштым. Хәзер, ул вафат булгач, бергә булган елларны сагынып яшим. Үзең теләп тормыш корган, балалар үстерешкән, инде эшкә ярамый башлагач, яисә авырып урында калгач, ирне, я хатынны карау, аны элеккечә, егәрле чаклардагы кебек яратып, хөрмәт итеп яшәү — ул зур батырлык та түгел кебек. Ул, кеше буларак, синең вазифа гына. Ләкин синең кемлегеңне бик дөрес бәяли торган бик олы, изге вазифа. Авыру кеше язмышы беркөн үзеңә дә килергә мөмкин. Үзеңә килмәсә, балалар, оныклар бар бит әле. Аллаһ Тәгалә сакласын.

 ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев