Бабам фронтка дүрт улын озаткан
Ирек өчен, безнең якты киләчәгебез хакына яуда башларын салган һәм дөньялыкта гүр иясе булган туганнарымның авыр туфраклары җиңел булсын.
Бүгенге ирекле тормышта, кояш нуры астында яшәвебез өчен без Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, үз гомерләрен корбан иткән һәм, «Барысы да – фронтка!» дип, тылда көне-төне хезмәт куйган каһарманнарыбызга бурычлы. Алар өчен горурлык хисе – ул безнең яшәү көчебез. Чал тарихыбызга канлы сәхифәләр белән уелган үткәннәребезне онытмыйк. Җиребезгә, илебезгә – без хуҗа, аның табигый, милли һәм тарихи байлыкларын күз карасыдай саклыйк.
Бусагада – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Шактый вакыт узса да, хәтер дигәнең картаймый. Барлык хатирәләр буыннан буынга күчә бара, сугыш һәм тыл ветераннары төрле очрашуларда үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар.
Сугыш дигән афәтнең ачы җилләре һәр ишекне шакый. Әти ягыннан булган Фәйзулла бабам да баһадирдай дүрт улын – Миннәхмәт, Фәйзелхак, Габделхак һәм Габбасны (соңгысы – минем әтием) фронтка озата. Сугыш корбансыз булмый шул: Миннәхмәт абыем хәбәрсез югала, очучы-штурман Габделхак абый каты һава сугышларының берсендә батырларча һәлак була. Фәйзелхак абый Кенигсберг шәһәре өчен барган бәрелештә авыр яралана. Сугыш беткәч, майор дәрәҗәсендә мобилизацияләнә. Укуын дәвам итә һәм химия фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә. Әтием Габбас та яралана, дәһшәтле Курск дугасында аягын өздерә. Алтын куллы иде: тимерче булып эшләде, оста гармунчы булды, һәрвакыт көләч йөзле һәм җор телле иде. Нөркәйлеләрнең өлкән буыны әле хәзер дә аны хөрмәт белән искә ала. Батырлыгы өчен яуда бирелгән һәм стенага эленгән Сталин грамотасы да бүгенгедәй хәтеремдә саклана.
Тыл да үзенә күрә бер фронт булган. Фәйзулла бабай һәм аның хатыны Зөһрә әби дә, кулларыннан килгәнчә, фидакарьлек үрнәге күрсәткәннәр, Җиңүне якынайту өчен тырышканнар. 1941 елда – сугыш башланганда әниемә унҗиде яшь кенә булуга карамастан, патриотик рухтагы китаплар укып үскән кыз, фронтка озатуларын сорап, үз теләге белән хәрби комиссариат ишеген шакый. Комиссар, аның гозерен тыңлаганнан соң, аркасыннан сөя дә:
Синең кебек эшче куллар тылда да кирәк. Ындыр табагы мөдире булып эшлисең икән бит, бик җаваплы тармак. Кызыл Армия өчен икмәк әзерләгез, сеңелем, – дип, кире озата.
Әйе, әнием Зәйнәп сугыш чорында һәм аннан соң да, лаеклы ялга чыкканчы, шул постны җитәкләде, күп санлы хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Аның әтисе – Нәҗметдин бабай Кышкы сарайны штурмлауда катнашкан, гражданнар сугышыннан исән-сау кайткан. 1930 елларда һәм шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында ул терлекчелек фермасы мөдире булып хезмәт куйган. Фронтны азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән. Шулай итеп, әни һәм бабай игенчелек белән терлекчелек тармакларын җитәкләгәннәр, Бөек Җиңүне якынайту өчен, үзләрен аямыйча, намус белән хезмәт куйганнар.
Әти-әнием Габбас һәм Зәйнәпнең өч баласы – Гөлүсә, Әнисә һәм мин бүгенге көндә исән-саулар, аралашып яшибез, илебез азатлыгы өчен кан түккән һәм көч куйганнарны зур хөрмәт белән искә алабыз. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мәртәбәле мөгаллимә – Гөлүсә апа туган авылыбызда – Зур Нөркәйдә оныгы тәрбиясендә яши. Әнисә апа еракта – Тольяттида ук гомер кичерсә дә, кайткалап тора, бергәләшеп әти-әни һәм туганнарның каберләрен зиярат кылабыз.
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: Бөек Җиңүгә өлеш керткән, аны якынайту өчен тир түккән барлык туганнарым белән горурланам һәм аларның якты истәлекләрен хәтеремдә саклыйм. Алар – нәселем горурлыгы. Шунысын да әйтәсе килә: без – Зур Нөркәй авылының указлы мулласы Фәтхулла улы Фәйзулла бабай ыруы. Каһәрле сугыш артта калса да, яралар җөйләнми, хатирәләре тоныкланмый. Мәңгелек дан сезгә, сугыш һәм тыл ветераннары! Дары исе сеңгән тарихыбызны яшь буын кадерләп сакласын иде.
Илдус Фәйзуллин
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев