Азнакайда Сарман картингчыларына тиңнәр булмады
11 февральдә Азнакай шәһәрендә картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар һәм Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының V этабы үтте. Анда Сарман картингчылары да катнаштылар. «Кадет» классында Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Алмаз Ахмедов җиңде. Сарман урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Булат Нигъмәтҗанов - «Honda» классында, Сарман аграр көллияте студенты...
11 февральдә Азнакай шәһәрендә картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар һәм Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының V этабы үтте. Анда Сарман картингчылары да катнаштылар.
«Кадет» классында Сарман гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Алмаз Ахмедов җиңде. Сарман урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Булат Нигъмәтҗанов - «Honda» классында, Сарман аграр көллияте студенты Руслан Харрасов «Национальный» классында шулай ук беренче булдылар.
«Мини» классында Сарман гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Артур Заһиров икенче урын алды, аграр көллият студенты Айрат Фәрхетдинов «Национальный-Юниор» классында финишка бишенче булып килде.
Гомумкоманда зачетында да безнекеләргә тиңнәр булмады - районның «Ялкын» командасы җиңүче булып танылды. Октябрьски шәһәренең «Пчелка» командасы - икенче, Лениногорскиның СПС «Профессионал» командасы өченче булдылар.
Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев