Җәмгыять
Азалакта халык җыены үтте
Халык җыенында иң элек Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизовның чыгышы тыңланды. Ул узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов агрофирма эшчәнлеге, ирешелгән уңышларга тукталды. Участок инспекторы Раил Таҗетдинов райондагы һәм авыл җирлегендәге криминоген хәл турында сөйләде. "Шәфкать" үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗинаның...
Халык җыенында иң элек Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизовның чыгышы тыңланды. Ул узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов агрофирма эшчәнлеге, ирешелгән уңышларга тукталды. Участок инспекторы Раил Таҗетдинов райондагы һәм авыл җирлегендәге криминоген хәл турында сөйләде. "Шәфкать" үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗинаның чыгышы бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә, "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләргә багышланды.
Җыен эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Соңыннан тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанучылар, авыл җирлеге эшләрендә актив катнашучылар бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев