САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Азалакта архив күргәзмәсе оештырылды

Район Башкарма комитеты архив бүлегенең Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты раслаган планы нигезендә, Азалак авыл җирлегендә Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елына багышланган архив күргәзмәсе оештырылды.

Аңа җирлекнең батырлары – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан Фәйзелхак Габделхаковның һәм 40 елдан соң махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган оныгы Ленар Камаловның шәхси документлары тәкъдим ителде.
Кызы Рузалия Камалова истәлекләреннән: “Әтием Габделхаков Фәйзелхак Габделхак улы 1921 елның 20 февралендә Юлтимер авылында дөньяга килә. Әби белән бабай 6 балага гомер бүләк итәләр. Тормышлары җиңелдән булмый. 1938 елда Габделхак бабай, авырып, үлеп китә. Зәйтүнә әби 6 бала белән тол кала. Бабай үлгәндә, әткәй ул вакыттагы Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә укуда була. Әткәйгә әйтеп тормыйча гына, аны җирләп куялар. Белсә, укуын ташлап кайтыр, дип уйлаганнар. Тулы булмаган урта мәктәптә гел “5”леләргә генә укыган әткәй педучилищены да “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый. Башлангыч сыйныфлар укытучысын Мөслим районы Мәллә-Тамак авылына физика-математика фәннәреннән укытырга билгелиләр. 1941 елның 14 апрелендә әтиебезне Кызыл Армия сафларына алалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, июньдә ул фронтка китә.
1943 елның 14 октябрендә Юрковичи авылы өчен барган сугышта, лейтенант – укчылар взводы командиры Габделхаков җитәкчелегендә, каһарманлык үрнәге күрсәтеп, кызылармиячеләр немец илбасарларын үзләренә җәлеп итәләр һәм ут ачалар. Нәтиҗәдә, ике фашист пулеметын, дүрт фашистны әсирлеккә алалар, егермесен тар-мар итеп, алга җибәрмиләр. Шундагы батырлыгы өчен, әтигә беренче “Кызыл Йолдыз” ордены бирелә.
1944 елның июнендә Друть елгасының уң ягында плацдарм киңәйтү сугышларында өлкән лейтенант Габделхаков, хәрби задание үтәгәндә, янә үзен кыю һәм курку белмәс сугышчы итеп күрсәтә. Зур Крушиновка авылы янындагы сугышларда взвод командиры дөрес хәрби позицияне сайлый. Көчле һөҗүм нәтиҗәсендә, аның кул астындагы солдатлар фашистларның биш ут ачу ноктасын тар-мар итәләр һәм совет укчыларына алга хәрәкәт итәргә юл ачалар. 29-30ы көнне алар ике танк, өч немец машинасын шартлаталар, шуның белән дошманны көчсезләндерәләр. Ике көн эчендә барлыгы ун немец һөҗүмен өзәләр. Әтигә батырлыгы өчен икенче тапкыр “Кызыл Йолдыз” ордены бирелә. 1944 елның 17 августында аны II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләклиләр.
Өлкән лейтенант Фәйзелхак Габделхаков катнашында Цепелгов шәһәре дә азат ителә. Рота командирының шәхси составны һәм һөҗүм нокталарын дөрес, оста итеп билгеләве нәтиҗәсендә, каршы як күп көч югалта. Командир шәхси коралыннан ут ачып, сул флангтан безнекеләр ягына керергә тырышкан 13 немец солдатын юк итә. Шул батырлыгы өчен, 1945 елның 22 февралендә әткәй I дәрәҗә “Ватан сугышы” орденына лаек була.
1945 елның 21 апрелендә, Якобсдорф авылын алганда, капитан Габделхаков ротасы алгы сызыкка чыга һәм уң яктан җәяүле фашистларга ут ача, шуның белән аларның хәрәкәт итү юлын яба. Нәтиҗәдә 35 немецны тар-мар итәләр, унбишен кулга алалар. Әлеге операциядә күрсәткән батырлыгы өчен, әткәй “Александр Невский” орденына тәкъдим ителә. Әтинең Советлар Союзы Маршалы Сталин биргән берничә Рәхмәт хаты да сакланган.
... Шул еллар эчендә берничә тапкыр яралана ул. Әткәй сугыштан исән-сау кайта. Әнкәй белән тормыш корып, без – алты баланы тәрбияләп үстерәләр алар. Биш кыз, бер малай – Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-саулар. Кыз туганнарымның үз гаиләләре бар, ә ир туганыбыз, кызганыч, балачактан инвалид. Аягында йөри, Аллаһка шөкер, шунысы куандыра.
Әткәй, мин белгәннән бирле, авылыбызның коммунистларын җитәкләде – партоешма секретаре, авыл Советы депутаты булды, аннан Юлтимер авылы мәктәбендә укытучы, директор булып эшләде. Фидакарь хезмәте күпсанлы Мактау хатлары белән бәяләнде. 1980 елда социалистик ярыш җиңүчесе булып танылды. “Әтиегез мәктәп тормышы белән яшәде. Балалар белән өстәмә шөгыльләнә иде, әз генә бушаса да, укучыларны чакырып, дәрес аңлатты”, - дип, еш искә ала иде әнкәй дә. Әткәй гармунда уйный, җыр дәресләрен мандолинада уйнапалып бара иде. Биш кыз арасыннан әткәй мине күбрәк ярата кебек тоела иде. Вафат булган елны ул Пятигорск шәһәрендәге ял йортына барды. Шуннан барыбызга да ак шәлъяулык алып кайткан иде. Кайтышлый ук, безгә керде, чәй эчеп чыкты. Шулчак: “Кызым, иң беренче сиңа бүләк ясыйм әле, үзең теләгәнен сайлап ал”, - дигән иде. Әнә шул вакытларын искә төшерсәм, хәзер дә күңелем тула. Озак та яшәмәде, салкын тидереп, эшләп йөргән җиреннән мәңгелеккә китеп тә барды. Әткәйне 1982 елның 5 августында соңгы юлга озаттык. Запастагы капитан буларак, аның белән хушлашырга хәрби комиссариаттан да килделәр.
Нәкъ 40 елдан соң, хәрби килешү төзеп, ил сагына киткән оныгы – улым Ленар да Луганск халык республикасындагы Кременная өчен барган каты бәрелешләрдә 2023 елның 22 январендә батырларча һәлак булды. Юлтимер авылы зиратында бабасыннан ерак түгел җирләнде. Үлгәннән соң, аны “Батырлык ордены” белән бүләкләделәр. Улымны да, бабасын кебек зурлап, соңгы юлга озаттылар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев