Азалак мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме үтте
.
Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә бүген Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Кечкенәләр көз сылуы Сөмбеләгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: матур итеп җырладылар, биеделәр, табышмаклар әйтештеләр. Балалар үзләренең фантазиягә байлыкларын да күрсәттеләр. Алар төрле яшелчәләрдән матур эшләнмәләр дә ясаганнар иде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев