САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалак мәктәбендә паспорт тапшыру тантанасы узды

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 14 яше тулган укучыга паспорт тапшыру тантанасы узды. 7 сыйныф укучысы Гүзәл Локмановага паспорт тапшыру тантанасында Азалак авылы җирлеге башлыгы урынбасары Әлфинур Харисова катнашты. Ул Гүзәлне тулы хокуклы гражданин булуы белән котлады. 14 ел элек Гүзәлнең әти-әнисе авыл советына сабыйларының беренче документы - туу...

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 14 яше тулган укучыга паспорт тапшыру тантанасы узды.

7 сыйныф укучысы Гүзәл Локмановага паспорт тапшыру тантанасында Азалак авылы җирлеге башлыгы урынбасары Әлфинур Харисова катнашты. Ул Гүзәлне тулы хокуклы гражданин булуы белән котлады.

14 ел элек Гүзәлнең әти-әнисе авыл советына сабыйларының беренче документы - туу турында таныклыгын алырга килгән булса, бүген инде шул ук авыл җирлеге вәкиле кулыннан канат җилпеп, туган ил киңлекләрен гизәргә әзер булган Гүзәл үзе паспорт кабул итеп алды.

Гүзәлнең әнисе Иркия апа да, әлеге мизгелләрдә кызы өчен горурлык хисе кичерүен яшереп тормыйча, шатлыклары белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев