САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айзат Бәдриев “Үлемсез полк” акциясенә кушылды

Садыйков Фатыйх Садыйкович (1911-1983)

Минем карт бабам (әнинең бабасы) Садыйков Фатыйх Садыйкович 1911 нче елда Сарман районы Янурыс авылында туа. Сугышка 1941 елның 26 нчы июнендә үк алына. Бөгелмә шәһәрендә поездга утырып киткәндә, якташларыннан үзенең кечкенә сабыеның туганын ишетә. Ул аның кызмы, малаймы икәнен дә белми. Ә ул хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән Рәисә апа була.

Карт бабам алгы сызыкка - Калининград фронтына эләгә. Кораллары бик начар булу сәбәпле, алар бик зур состав белән чолганышка эләгәләр һәм әсир итеп алыналар. Немецларның концлагеренда җәфаланалар. "Үлән тамырлары ашый, опилка кушылган баландалар бирәләр иде", - дип искә алган карт бабабыз. Аның бик күп иптәшләре лагерьда үлеп калалар.

Аларны Латвиянең Даугавпилс шәһәре тирәсендәге лагерьда тоталар, соңыннан Германиягә озаталар. Бабамнар белән бергә шушы ук поездда Муса Җәлилнең дә барганы билгеле була. Карт бабайның мондый истәлекләре бар: "Петлицасы алынган гимнастеркасыннан политрук икәне күренә иде. Бик күп сөйләшә торган кеше түгел иде. Ул барлык әсирләргә: - Берләшик, туганнар!- диде.

Соңыннан гына иптәшләрем сөйләде: Даугавпилс шәһәрендә Муса Җәлилнең музее бар икән"

Шулай итеп аларны Көнбатыш Германиягә озаталар, төрле авыр эшләрдә эшләтәләр. Бабамнарны 1945 нче елның маенда Америка гаскәрләре азат итә.

Еллар үткән. Бервакыт, ягъни 1965 нче елның ахырында Янурыска Латвиянең Даугавпилс районы Пейкстулишки авылыннан хат килеп төшкән. Анда болай дип язылган: "...Бездә немецлар тарафыннан эшкә дип Садыйков Фатыйх Садыйковичны билгеләделәр. Ул безгә 5 ай хезмәт күрсәтте... Ул исәнме, юкмы? Безгә хәбәр итегез...." Бу хатны алгач, карт бабай бик аптырап калган, бу кешеләрнең бик яхшы булулары турында сөйләгән. Аннан соң балалары җавап хаты язып җибәргәннәр. Күп еллар посылкалар, хатлар, фотографияләр салышып, гел хәбәрдар булганнар. Кунакка да чакырганнар. Ләкин карт бабай 1983 елның февралендә дөнья куйган. 1986 елда Сарманда яшәүче малае Хәниф абый гаиләсе белән барып кайтырга булалар, чөнки хатта "...Хәниф Фатыйхович бик тиз килеп җитегез, әни дә олы яшьтә, бик очрашасы килә", - дип язган була балалары.

Хәниф абый үзенең сәяхәте турында безгә бик рәхәтләнеп сөйләде. Аларны карт бабай хезмәт күрсәткән хуҗабикәсе Ирина Дмитриевна һәм кызлары Кея, Дуня, Фаина, улы Семен каршы алганнар. Сугыш елларын искә алганнар, карт бабай йөргән, эшләгән җирләрне күрсәткәннәр.

"Ишектән кергәндә бусаганы атлап керә алмады, сөяк белән тиредән генә тора иде, түзмәдем, күз яшьләрем тәгәрәп төште. Балалар, урлый-урлый, аңа ипи ашаттылар. Мин кинәт ярамый дип ачуландым. Ул бик тыныч, яхшы күңелле кеше иде. Балалар белән уйный иде, аларны ярата иде", - дип сөйләгән Ирина Дмитриевна (аның әтисе Казан ягыныкы булган, бәлки шуңа үз иткәннәрдер). Әле Фатыйх бабай эшләгән эшен дә күреп кайтканнар. Бу, йомры ташлардан, колач җитмәслек зурлыктагы чуер ташлардан зур базлар өйгән.

Ә бер кичне латыш полицайлары:"Пленныегызны бирегез!" - дип ишек шакыган.

"Алып киттеләр инде аны немецлар", -дип җавап биргән Ирина Дмитриевнаның ире Маркел абзый. Шулай итеп карт бабабыз исән кала, чөнки әсирләрне полицайлар атып йөргәннәр.

Еллар үтте. Тиздән бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бабам да, Ирина Дмитриевна да, кызы Дуня да, малае Семен да бакыйлыкка күчкәннәр. Безнең гаиләбез аларга бабай өчен бик рәхмәтле.

Икенче карт бабам - Хөснетдинов Әкмәлетдин турында без бик әз беләбез. Ул Сталинград сугышында катнашып, әсирлеккә эләгеп, Германиядә, концлагерьда һаләк булган.

Мин үземнең карт бабаларым белән бик горурлана алам.

Айзат Бәдриев, икенче санлы Җәлил мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев